Тинчурин театры җитәкчесе урынбасары Марсель Шакиров Азатлыкка әйтүенчә, давыл түбәнең яртысын куптарып аткан. Төзекләндерү эшләренең кайчан бетәсе билгеле түгел, спектакльләр кимендә бер атнага күчерелә диде театр вәкиле.
Бүгенгә билгеләнгән "Гомер буе сине көтәм" спектакле 14 июньгә күчерелә. Башкалары турында мәгълүмат соңрак булачак. Алдан сатып алынган билетлар гамәлдә кала. Билетларны кире тапшырырга да мөмкин диделәр театрда.
Чәршәмбе Казанда, Яшел Үзән, Биектау районнарында булган давыл агачларны аударды, түбәләрне очыртты.
Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренчә, әлеге районнарда берничә авыл утсыз калган.