Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мозаффария" кызлар мәктәбенә интернет аша акча җыю бара


"Мозаффария" мәдрәсәсе бинасы
"Мозаффария" мәдрәсәсе бинасы

Halalstarter проектлар порталы аша "Мозаффария" кызлар мәдрәсәсенә акча җыю бара. 3,5 млн сум җыю максаты куелган. Әлегә 25 мең сум чамасы акча җыелган.

Halalstarter порталы аша акча җыюны Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте оештырган. Мәдрәсәгә моннан тыш "Зәкят" фонды аша да ярдәм итәргә була. Әлеге акчалар XIX гасырда төзелгән бинаны төзекләндерү өчен тотылачак диелә.

Күптән түгел әлеге мәсьәләгә багышланган киңәшмәдә мәктәп юридик яктан теркәлгән дип хәбәр иттеләр. Ул "татар телендә белем бирүче "Мозаффария" урта гомум белем бирү мәктәбе" исеме белән хосусый мәгариф оешмасы буларак теркәлгән. Бинаны капиталь төзекләндерү планы да тәкъдим ителгән.

Мәдрәсә бинасында моңарчы Казанның мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 76нчы санлы мәктәбе урнашкан иде. Укучыларга һәм укытучыларга Артельная урамындагы 10нчы йорттан яңа бина бирелгән.

Әлеге милек 17 майда Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карары белән диния нәзарәтенә бушлай тапшырылган иде.

Мәдрәсә бинасын 1888 елда сәүдәгәр Ногман Габделкәримов төзеткән.

XS
SM
MD
LG