Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда милли китапчылык мәсьәләләренә багышланган Кәримуллин укулары узачак


Татарстанның Милли китапханәсе фән һәм мәдәният эшлеклесе, филология фәннәре докторы, китапчы галим Әбрар Кәримуллин истәлегенә VI мемориаль укулар – Халыкара фәнни-гамәли конференция оештырырга җыена. Ул милли китапчылык эшенә багышлачак.

Укулар 25-26 июльгә планлаштырылган. Оештыручылар белдерүенчә, әлеге чараны үткәрүнең максаты – милли китапчылык эшенә бәйле тарихи һәм хәзерге заман проблемнары турында фикер алышу.

Конференциядә академик Әбрар Кәримуллинның фәнни мирасын саклау, өйрәнү һәм пропагандалау, Идел буе –Урал яны төбәкләрендә китапчылык эше, балалар һәм яшүсмерләр өчен милли наширлек эшчәнлеге, милли нәшрият эшләрендә заманча технологияләр, китап бизәү сәнгате, китапханәләрнең роле темалары күтәреләчәк.

Чарада Литвадан һуманитар фәннәр докторы Вильнюс университеты доценты Галина Мишкинене, Литва теле институты мөдире, профессор Елена Йоланта Забарскайте (Elena Jolanta Zabarskaitė)​, Кырымнан тарихчы, филолог Лилия Меметова, филология фәннәре докторы Исмаил Керимов, Дагыстаннан тарихчы Милена Османова, Мәскәүдән тарихчы Илья Зайцев һәм башкалар катнашчак.

Татарстаннан язучы Фәүзия Бәйрәмова, тарих фәннәре докторы, профессор Диләрә Усманова, тарихчы Алсу Арсланова, яшь галимнәр Азат Ахунов, Айдар Хәйретдинов һәм башкалар булачак.

XS
SM
MD
LG