Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан язучылары татар телен мәҗбүри укытуны яклый


Татарстан язучылары берлеге утырышы
Татарстан язучылары берлеге утырышы

31 май Татарстан язучылар берлегенең киңәйтелгән идарә утырышында туган тел язмышы турында фикер алыштылар. Язучылар Русиядәге каләмдәшләренә мөрәҗәгать кабул итте.

Татарстан язучылар берлеге үзенең утырышында Русиядәге республика язучыларына мөрәҗәгать кабул итте. Анда Мәгариф турында канунга үзгәрешләр кертү өлгесен кабул итә калсалар, ул халыклар арасында низаг тудырырга мөмкин диелә. Инде хәзер үк аңлашылмаучанлыклар барлыгы әйтелә. Моннан тыш мөрәҗәгатьне язучылар канун өлгесен тормышка ашыру мәктәпләрдә ана телен өйрәнүнең кимүенә, ә киләчәктә бөтенләй төшеп калуга китерәчәк дип саный.

"Моннан соң инде ана телләрен укытучы кадрлар системын югалтачакбыз. Аны кире торгызу бик авыр булачак, хәтта бөтенләй мөмкин дә булмаска мөмкин. Бу исә ана телен белүче һәм туган телдә китап укучы яшьләрнең бик нык кимүенә китерәчәк", диелә документта.

Татарстан язучылар берлеге канун өлгесен кабул итү аяныч хәлләргә китерергә мөмкинлегенә басым ясап, бу хакта белгертеп Русия президентына, Думаның әлеге канун өчен җаваплы комитетларына, шулай ук Мәгариф министрлыгына, Милләтләр эшләре федераль агентлыгына мөрәҗәгать белән чыгарга чакыра.

“Хәзерге вакытта Русиядә күптеллелек һәм телләр тигезлеге, аларны саклау һәм дәүләт тарафыннан үсешне тәэмин итү кануны расланган... Шул ук вакытта канун өлгесендә Русиянең дәүләт теле буларак бары урыс телен генә мәҗбүри укыту карала. Башка туган телләр, хәтта алар Русиягә кергән республиканың дәүләт теле булса да, ихтыяри укыту категориясенә эләгә. Шул ук вакытта мәктәптә ике чит телне уку мәҗбүри кала. Шулай итеп, монда Русия халыклары телләрен уку ихтыяри, ә чит илләрнең телләрен уку мәҗбүри кебек парадокс килеп чыга”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Язучылар берлеге фикеренчә, кертелергә мөмкин үзгәрешләр мәгариф өлкәсендәге дәүләт сәясәте принципларына туры килми һәм милләтенә карамастан, кешеләр, халыклар арасында аңлашу таләпләренә җавап бирми.

"Шуңа моны кабул итүгә юл куярга ярамый", дип тәмамлана аларның Русиянең язучылар оешмаларына кабул ителгән мөрәҗәгате.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Азатлыкка әйтүенчә, моннан тыш тагын ике мөрәҗәгать кабул ителәчәк. Аның берсе Русия думасының һәрбер депутатына тәгаенләнгән, тагын берсе республиканың барлык әдәбият һәм сәнгать әһелләренә булачак. Мөрәҗәгатьләр киләсе атнада барлык адресатларга җибәреләчәк диде ул.

"Һәрбер депутатка аерым мөрәҗәгатькә киләсе атнада юлланачак", диде Салихов. Ул әлеге мөрәҗәгатьләрнең текстларын бирүдән баш тартты. "Аларны идарә карарга тиеш", дип аңлатты моны Салихов.

XS
SM
MD
LG