Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы икегә бүленә


Хәзерге вакытта яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын Владимир Леонов (у) җитәкли. Архив фотосы
Хәзерге вакытта яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын Владимир Леонов (у) җитәкли. Архив фотосы

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ике олешкә бүленергә мөмкин. Әлеге мәсьәлә Дәүләт шурасының чираттагы утырышында каралачак.

Оешманың берсе яшьләр эшләре, икенчесе спорт өчен җавап бирәчәк. Бу хакта Татарстан хөкүмәтендә узган брифингта президент вәкиле Лилия Галимова белдерде.

"Татарстан президенты карар кабул итте (министрлыкны икегә бүлү турында - ред). Эш башланды", диде Галимова. Министрлыкны икегә бүлү сәбәпләрен ул атамады.

Канунга ярашлы Татарстан хөкүмәтендәге үзгәрешләр парламент депутатлары хуплавы белән кертелә ала. "Дәүләт шурасының чираттагы сессиясенә хөкүмәттән әлеге тәкъдим кертеләчәк. Әгәр депутатларның күпчелеге моны хупласа, яңа оешмалар төзү эше башланачак", диде президент вәкиле.

Хәзер яңа оешмаларга җитәкче намзәтләре карала. Әлеге вакытта яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын Владимир Леонов җитәкли.

XS
SM
MD
LG