Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея җитәкчесе Пхеньянда Сергей Лавров белән очрашты


Ким Чены Ын һәм Сергей Лавров
Ким Чены Ын һәм Сергей Лавров

Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын Пхеньянда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты. Лавров Ким Чен Ын белән күрешкән Русиянең беренче рәсми булды.

Очрашу турында Русия тышкы эшләр министрлыгының Твиттер битендә хәбәр ителә. Анда Сергей Лавров белән Ким Чен Ынның бер-берсе белән кул кысышып төшкән фотолары да эленгән.

​Лавров Төньяк Корея лидерын Русиягә чакырган. Ул шулай ук аңа бизәкле тартмачык та бүләк иткән. Бүләк турында Лавров: "Бу ачкыч, моңа иң серле әйберләрне дә яшереп була", дип шаярткан. Министрның сүзләрен РИА Новости китерә.

Ким Чен Ын президент Владимир Путинга сәламнәрен җиткерергә кушкан һәм Русия белән хезмәттәшлекне үстерергә һәм киңәйтергә җыенуын белдергән.

Пәнҗешәмбе Пхеньянда Төньяк Корея һәм Русия тышкы эшләр министрларының очрашуы узган иде. Лавров Төньяк Кореядан чикләүләрне әкренләп алу гына Корея ярымутравындагы низагны чишәргә мөмкин дип белдерде. Ул шулай ук илне атом коралыннан азат итү мәсьәләсе "бер утыруда" гына чишелмәячәк диде.

Лавров АКШ белән Төньяк Корея арасында барган сөйләшүләргә Мәскәүнең кысылырга хокукы юк дип саный.

АКШ президенты Дональд Трамп һәм Ким Чен Ынның очрашуы Сингапурда 12 июньгә билгеләнгән иде. 24 майда АКШ президенты моннан баш тарткан иде. Икенче көнгә ул Пхеньян белән диалог дәвам итә, 12 июнь саммит булырга мөмкин дип белдерде.

XS
SM
MD
LG