Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Том Сойер Фест" кысаларында татар бистәсендәге йортларны буйыйлар


Татар бистәсендәге йортларның берсе
Татар бистәсендәге йортларның берсе

Казанда быел өченче тапкыр "Том Сойер Фест" чарасы уздырыла. Аның кысаларында бу юлы Иске татар бистәсендәге өч йорт та буялачак.

Фестиваль координаторларының берсе, журналист, Дөнья татар яшьләре берлеге активисты Рәдиф Кашапов белдерүенчә, волонтерлар Фатих Кәрим урамындагы 11нче йортны, Сара Садыйкова урамындагы 14нче йортны һәм Габдулла Тукай урамындагы 33нче йортны буярга әзерләнә.

Фатих Кәрим урамында урнашкан Беркутов йортының фасадындагы бизәкне дә тергезергә җыеналар. Моның өчен бер миллион сум акча кирәк. Активистлар әлеге сумманы җыю эшен дә башлаган. "Йортның парапетын һәм аттик өлешләрен тергезү кирәк. Татар эшмәкәрләренә савап булыр иде", ди Рәдиф Кашапов.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты рестовраторлары йорт фасадының югалган бизәкләрен тергезү проектын ясаган. Яңа төсләр дә тәкъдим ителгән.

Фестивальдә теләгән һәркем катнаша ала. Чара 2 июньдә башлана.

"Том Сойер Фест" фестивале беренче тапкыр 2015 елда Самарда узды. Әлеге чара кысалаларында активистлар һәм волонтерлар шәһәр өчен кыйммәтле, ләкин мәдәни мирас һәйкәле булып саналмаган йортларны төзекләндерә, буйый.

Соңрак әлеге хәрәкәткә башка шәһәрләр дә кушыла башлый. Быел фестиваль Русиянең 25 шәһәрендә узачак.

Казанда әлеге чара беренче тапкыр 2016 елда үтте. Ул вакытта шәһәр үзәгендә өч йорт буялды. Былтыр дүрт йорт яңартылды, 150 кеше катнашты.

XS
SM
MD
LG