Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия эчке эшләр министрлыгы полициядә газапланган Крамчаниновка компенсация түләргә тиеш булачак


Полициядә газаплаулар. Архив фотосы.
Полициядә газаплаулар. Архив фотосы.

Русия эчке эшләр министрлыгы полициядә газапланган Денис Крамчаниновка 350 мең сум компенсация түләргә тиеш булачак.

Түбән Новгород өлкәсе мәхкәмәсе Русия эчке эшләр министрлыгына полиция хезмәткәренең көч куллануыннан зыян күргән Крамчаниновка компенсация түләтү карары чыгарды. Крамчаниновка сораганнан ике тапкыр азрак түләнүгә карамастан, ул карарны киредән шикаять итәргә җыенмый.

"Газаплауларга каршы комитет" хәбәр итүенчә, җинаять эшен җиде ел ачтыра алмый азапланганнар. Бары Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүдән соң гына тикшерү башланган.

Бер ел элек көч кулланып вәкаләтләрне арттыруда гаепләнеп элекке полиция хезмәткәре Тумановка карата җинаять эше ачылды. Гыйнварда ул шартлы рәвештә хөкем ителде.

2010 елның июлендә Денис Крамчанинов полициягә китерелә. Аңа урамда әйбер урлауда гаепне үзенә алырга кушалар. Ул кире кага. Шуннан полиция хезмәткәре Туманов көч кулланып аңа гаепне үзенә алу турында кәгазь имзалата.

2012 елның 10 мартында Казанның "Дальний" полиция бүлегендә шампан шешәсе белән көчләп Сергей Назаров үтерелде.

2015 елның 4 февралендә "Дальний" бүлегенең элекке сигез хезмәткәренә вәкәләтләреннән чыгуда гаепләү белдерелде. Алар бер ел сигез айдан алып 13 ел 11 айга кадәр каты шартлы колониягә хөкем ителде. 14 кеше зыян күргән дип санала.

XS
SM
MD
LG