Accessibility links

Активистлар Сенцовны яклап төрле илләрдә чаралар уздырырга җыена


Русиядә террорчылыкта гаепләнеп хөкем ителгән украин режиссеры Олег Сенцов 19нчы көн ачлык тота. Ул Русия төрмәләреннән барлык сәяси тоткыннарны азат итүне таләп итә.

1-2 июнь төрле илләрдә Сенцовка теләктәшлек белдерү чарасы узачак. Алар Көнбатыш Европа, Украина, Русия, Израил, АКШ, Канада, Австралиядә планлаштырылган. Мәскәү хакимияте чараны шәһәр үзәгендә уздыруга рөхсәт бирмәде. Оештыручылар ялгыз пикетлар уздырмакчы.

Твиттерда #SaveOlegSentsov хәрәкәте битендә чараның Русиядә узачак футбол дөнья беренчелеге алдыннан үтүе әйтелә. Чараны оештыручылар әйтүенчә, дөньядагы төрле шәһәрләрдә активистлар "канунсыз кешеләрне төрмәдә тоткан Путин режимына кызыл карточка күрсәтәчәк".

Алдагы көнне Сенцовны азат итүне таләп итеп украин активисты Александр Кольченко ачлык тота башлады. Шулай ук оппозиционер Алексей Навальный режиссерны иреккә чыгарырга чакырды. Навальный фикеренчә, әгәр Сенцов колониядә үлсә, ул каһарман булачак. Навальный режиссерга мондый мөмкинлек бирмичә, Русиядәге украин тоткыннарын Украинадагы Русия тоткыннарына алмаштырырга чакырды.

Телевидениедә тапшырулар алып баручы Ксения Собчак атнакич көнне Сенцов белән видеоэлемтә аша сөйләшүен һәм режиссердан ачлык тотуны туктатырга үтенүен әйтте. Сенцов тешләре кителә баруын сөйләгән, әмма ачлык тотуны туктатудан баш тарткан.

29 май көнне адвокат Дмитрий Динзе Сенцовның хәле тотрыклы булуын әйткән. Сенцовка махсус терапия ясала, әмма аның нидән гыйбарәт булуын Русия рәсми вәкилләре аңлатмый.

XS
SM
MD
LG