Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкәмәсенә 5 май чарасына бәйле беренче шикаять тапшырылды


5 майда Чабаксардагы чара
5 майда Чабаксардагы чара

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаятьне Алексей Навальный штабының Чабаксардагы координаторы Семен Кочкин җибәргән.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә Русия хакимиятенең 5 май көнне узган "Ул безгә патша түгел" акциясендә катнашучыларга карата кулланылган гамәлләренә бәйле беренче шикаять җибәрелгән. Аны Алексей Навальный штабының Чабаксардагы координаторы Семен Кочкин биргән. Бу хакта "Агора" хокук яклау үзәге юристы Алексей Глуховка сылтама белән "Ведомости" хәбәр итә.

Акция алдыннан чараны оештыру тәртибен бозуда гаепләнеп ун тәүлеккә сак астына алынган Кочкин бу аның җыеннарда катнашу иреге һәм фикер белдерүгә хокукын бозу дип саный. Шулай ук активист үзенең чараны оештыручы булмавын һәм аны җаваплылыкка тарту дөрес түгел дип әйтә.

"Агора" вәкиле сүзләренчә, 5 майга бәйле шикаятьләр Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә әле тагын биреләчәк. Хәзер юристлар акциядә катнашкан 163 кешенең эшен карый.

Русиядә президент Владимир Путинның 7 майда узачак инаугурациясе алдыннан 5 майда дистәләрчә шәһәрдә меңнәрчә кеше "Ул безгә патша түгел" исемле протест чарасына чыкты. "ОВД-Инфо" хокук яклау сәхифәсе 1600ләп кешенең тоткарлануын хәбәр итте. Мәскәүдә 704, Петербурда 229, Чиләбедә 164 кеше тоткарланды. Якутски, Красноярски, Краснодар, Калуга һәм Новокузнецкида тоткарланучылар дистәләр белән исәпләнә.

XS
SM
MD
LG