Accessibility links

Испания парламенты хөкүмәткә ышанычсызлык белдерде


Мариано Рахой
Мариано Рахой

Испания парламенты Мариано Рахой хөкүмәтенә ышанычсызлык белдерде. Хөкүмәтнең вазифадан китүе өчен 180 депутат тавыш бирде, 169 депутат каршы булды.

Хөкүмәт җитәкчелегенә элек оппозициядә булган социалистлар лидеры Педро Санчес килде. Элегрәк ул вакытыннан алда сайлау уздыруга каршы булмавын әйткән иде, хәзер исә әлеге парламентның вәкаләтләре тәмамланганчыга, 2020 елга кадәр хакимияттә калырга әзер булуын белдерде. Әмма аның тотрыклы хөкүмәт оештыра алуы икеле. Социалистлар парламентта азчылыкта, Рахойны алар бары Баск һәм Каталония милләтчеләре ярдәмендә генә вазифадан төшерә алды.

Мариано Рахой парламентта ышанычсызлык турында тавыш бирүгә кадәр үк үзенең җиңелүен таныды һәм Санчесны котлады.

Депутатлар Рахой җитәкчелегендәге Халык фиркасенә бәйле коррупция җәнҗалы сәбәпле аның вазифадан китүен таләп итте.
Элегрәк мәкхәмә фирканең вазифалы 30-лап әгъзасын гаепле дип тапты. Әмма Рахой үзенең бу махинациядә катнашмавын һәм ул турыда белмәвен әйтеп, вазифадан китүдән баш тартып килде.

XS
SM
MD
LG