Юр чоры дөньясы: һәлак булган патшалык (Jurassic World: Fallen Kingdom)
25 ел элек Стивен Спилбергның "Юр чоры паркы" фильмы дөнья күргәннән соң, динозаврлар турында чираттагы кино экраннарга чыга. Башта "Юр чоры паркы" исеме белән чыккан өч фильмнан соң 2015 елда "Юр чоры дөньясы" спин-оффы чыга һәм тиз рәвештә иң күп акча җыйган фильмнар рәтенә керә (1,6 миллиард доллар белән хәзерге вакытта ул бу исемлектә бишенче урында).
Әле күптән түгел генә динозавр паркы урнашкан Исла-Нублар утравында кыргый табигать хакимлек итә. Утрау үзәгендә янартау кинәт уянып китә һәм барлык җәнлекне юкка чыгарырга мөмкин. Паркның элекке идарәчесе Клэр Дэринг белән динозаврлар "тәрбияләгән" Оуэн Грэди бу утрауга кайтып, хайваннарны коткару юлына чыга.
Әлеге фильм беренче "Юр чоры паркы" фильмнының экраннарга чыгуның 25 еллыгына багышлана (аны 1993 елда Стивен Спилберг төшергән).
Кемгә карарга: классика һәм динозаврлар турында фильмнар яратучыларга.
Гаҗәеп гаилә 2 (Incredibles 2)
14 ел узган һәм ниһаять PIXAR студиясе үзенең танылган проектының дәвамын тәкъдим итә. 2004 елда чыккан "Гаҗәеп гаилә" мультфильмы студиянең иң уңышлы проектларының берсе булып санала, ул "Оскар" бүләгенә дә лаек булды. Аның дәвамы исә – инде дистәләп ел зарыгып көтелгән фильм. Аны бала чакта караган буын дәвамын инде олылар буларак караячак.
Беренче фильм вакыйгаларыннан соң супер гаиләгә журналистлар игътибары нык арта. Әтигә күбрәк өйдә, балалар белән утырырга туры килә. Балалар үсә, үзләренең көчләре белән аларда канәгатьсезлек тә бар. Тик дөньяга яңа явыз дошман куркыныч тудыра башлагач, гаилә проблемнары онытыла.
Җәйге ялларда балаларны нинди фильмга алып барырга икән дигән сорау быел актуаль түгел, Русия кинотеатрларында фильм 14 июнь күрсәтелә башлый.
Кемгә карарга: гаиләләргә, балаларга һәм олыларга.
Киләчәк дөнья (Future World)
Джеймс Франко һәм режисер, һәм төп актер буларак чираттагы фильмын тәкъдим итә. Бу юлы аның проекты постапокалиптик дөньяга илтә.
Төп каһарман зур каза булган дөньяда яши. Ул авыру әнисенә дару табар өчен куркыныч чүлгә юл тотарга мәҗбүр була.
Әлеге фильм - автор проекты, ул үзенчәлекле стильгә ия һәм барысының да зәвыгына туры килмәскә мөмкин. Игътибар, фильм рейтингы - R, димәк 18 яшькә кадәр аны олы кешеләрсез карарга киңәш ителми.
Кемгә карарга: постапокалипсис күренешләренә мөкиббән китүчеләргә.
Паблоны ярату (Loving Pablo)
Биографик фильмнар үзгә аудиторияне җәлеп итә. Бу айда бу жанрдан да бер кызыклы фильмны тәкъдим итәбез. Аны Канн бүләгенә тәкъдим ителгән испан режиссеры Фернандо Леон Де Араноа төшергән.
Фильм танылган Колумбия сәясәтчесе һәм наркобароны Пабло Эскобар тормышы, аның миллиардлар, хакимлек һәм гафу итмәслек җинаятьләр юлы турында сөйли. Барысын да булдыра алган наркобаронга журналист кыз гашыйк була, әлеге фильм нигезендә аның мемуарлары ята.
Фильмда төп рольләрне Хавьер Бардем белән аның хәләл җефете Пенелопа Крус уйный.
Кемгә карарга: биографик фильмнар җанатарларына.
Оушенның 8 дусты (Ocean's 8)
Танылган "Оушен дуслары" фильмнарын хәтерлисезме? Бу айда күпләр тарафыннан яратып каралган Дэнни Оушен дуслары турындагы трилогиянең хатын-кызлар спин-оффы чыга. Нью-Йорктагы еллык балда башка килмәслек талау оештыру өчен Дебби Оушен үзенә такым туплый.
Биш ел, сигез ай һәм 12 көн. Дебби Оушен шулкадәр вакыт дәвамында үз тормышында иң мөһим талауга әзерләнә. Моның өчен аңа осталар төркеме кирәк булачак. Күптәнге дусты Лу Миллер белән бергә ул кабатланмас такым җыя. Максатлары - танылган актриса муенындагы 150 миллион доллар торган бриллиантлар. Төп авырлык - аларны барысы да күргән хәлдә алырга кирәк.
Бу фильмның эчтәлегенә карамастан, ул шактый акча җыяр дип көтелә. Сәбәбе гади: бу фильмга киноманнарны актерлар төркеме алып киләчәк: Кейт Бланшетт, Мэтт Дэймон, Дакота Фаннинг, Сандра Буллок, Энн Хэтэуэй, Хелена Бонем Картер, Кэти Холмс, Рианна һәм башкалар.
Кемгә карарга: феминистларга, комедия яратучыларга.