Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда дөнья футбол беренчелеге вакытында исерткеч эчемлекләр сату чикләнә


"Казан-Арена" стадионы
"Казан-Арена" стадионы

Дөнья футбол беренчелеге вакытында Казанда пыяла савытта исеткеч эчемлекләр сату һәм куллану чикләнә.

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җәмәгать туклану урыннарында исерткеч эчемлекләр сатуны тыячак.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәр итүенчә, чикләүләр "Казан Арена" стадионында һәм аңа якын урыннарда, "Казан-1” һәм “Казан-2" тимер юл вокзалларында, Үзәк стадионда, Бауман, Петербур урамнарында, Казансу яр буенда, "Көньяк" һәм "Көнчыгыш" автовокзалларында, "Казан" халыкара һава аланында, шулай ук матчлар булган көннәрдә җанатарлар зоналарында – Декабристлар урамы, "Яшьләр" скверы, "Казан" гаилә үзәге, шулай ук Сибгат Хәким урамы "Ривьера" мәдәни күңел ачу үзәгеннән Әмирхан урамына кадәр булган урыннарга кертелә.

Әлеге урыннарда 2018 елның 15, 16, 19, 20, 23, 24, 26, 27, 29, 30 июнь һәм 5, 6 июль көннәрендә исерткеч эчемлекләрне сатып алу һәм сату мөмкин булмаячак.

Чикләүләр шулай ук 14 июньнән 15 июльгә кадәр, 29 июньнән кала, 4, 5, 8, 9, 12 һәм 13 июльдә шулай ук җанатарлар урыннарында - бирегә Декабристлар урамының ике ягы да, "Яшьләр" скверы, Комсомольская урамы, "Круиз" рестораны, "Казан" гаилә үзәге, Сибгат Хәким урамыннан Меридианная урамына кадәр, Меридианнаядан Чистай урамына, Чистай урамыннан Декабристлар урамына кадәр араларга да карый.

Дөнья футбол беренчелегенең беренче уены Казанда 16 июнь көнне узачак.

XS
SM
MD
LG