Accessibility links

Осиновода Путинга видеомөрәҗәгать яздырган активистларга полиция эш ачу белән янаган


Осиноводагы җыен
Осиноводагы җыен

3 июнь көнне Осиновода экоактивистлар анда яшәүчеләр җыенын уздырды. Алар Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырды.

Моннан соң оештыручылар янына полиция хезмәткәрләре килеп килештерелмәгән митинг уздыру өчен административ эш ачу белән янаганнар. Бу хакта "Idel.Реалии"га активистларның юристы Айрат Матыйгуллин хәбәр иткән.

- Бүген без Осиновода Казанның яңа генпланына бәйле җәмәгать тыңлаучылары һәм чүп яндыру заводын төзү турында сөйләү өчен Осиново кешеләрен җыйдык. Шуннан соң Путин белән туры элемтәгә видеомөрәҗәгать яздырдык. Камераны сүндергәннән соң юристлар һәм оештыручылар янына полиция хезмәткәрләре килде һәм безне рөхсәт ителмәгән митинг оештыруда гаепләргә тотындылар. Бу хакта бернинди документлар бирмәделәр, әмма шик бар дип ышандырдылар. Киләсе атнага инде алардан чакыру килер дип уйлыйбыз", диде Матыгуллин.
Аның сүзләренчә,канәгатьсезлек нәкъ кешеләргә видео яздыру өчен тупланыбрак басу һәм "каршы" дигән сүзләрне кычкыру башлангач барлыкка килгән.

Активистлар Осиново бистәсе җирлеге белән тавыш көчәйткеч җайланма кулланып җыелыш уздыруны килештергән иде.

XS
SM
MD
LG