Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һава ширкәтләре Кырымга очышларын киметкән


Акмәчет һава аланында
Акмәчет һава аланында

Русия һава ширкәтләре Кырымга җәйге очышларын киметкән. Моны ярымутаруда ягулык бәясенең югары булуы, Керич күпере төзелүе һәм Акмәчет һава аланының трифлары артуы белән бәйлиләр.

Русия һава ширкәтләре Кырымга очыш планнарын 550 мең юлчыга киметкән, дип яза "Коммерсантъ". Быел җәй ярымутрауга планлаштырылган очышлар 22 процентка, ягъни былтыргы 2,7 млн урыннан 2,1 млн урынга кадәр киметелгән. Урыннарның иң күбе "Уральсие авиалинии" (39%), Red Wings (27%), "Аэрофлот" (14%), "Россия" һәм "Глобус" (13%) ширкәтләрендә кимегән.

Кайбер белгечләр бу Кырым күпере ачылу белән бәйле дип белдерә. "Кырым күпере ачылгач, юлчыларның бер өлеше җир өсте транспортына китәчәк, моны аңлап ширкәтләр програмнарын үзгәртә башлады", ди Югары икътисад мәктәбе вәкиле Федор Борисов.

Ширкәт вәкилләре Акмәчеттә ягулык бәяләре артуын да сәбәп итеп китерә. 2017 елда керосинның бер тоннасы 41,5 мең сум булса, быел инде 50 мең сумга җиткән.

Очышларны киметүнең тагын бер сәбәбе - Акмәчет һава аланы тарифларының артуы. Һава аланы моны яңа терминал төзүгә киткән 32 млрд сум акчаны кайтыру кирәклеге белән аңлата.

16 апрельдә Кырым хакимиятләре "Акмәчет" һава аланының яңа аэровокзал комплексын ачты.

Майда Кырымның Кремльдән белгеләнгән башлыгы Сергей Аксенов Кырымның транспорт министрына һава аланындагы очышларга бәяләрне төшерү мәсьәләсен карарга кушты.

2014 елда Русия аннексиясеннән соң Украина хөкүмәте Кырымның барлык һава аланнарын ябу карарын чыгарды. Аларга очу һәм алардан очып китү Украина кануннарын һәм халыкара кагыйдәләрне бозу санала.

2017 елның октябрь аена чит ил очкычлары Кырымга халыкара очышлар башкарып Украинаның һава киңлеген якынча 13 мең тапкыр бозган диелә.

XS
SM
MD
LG