Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядә президент сайлауда тавыш бирүчеләр саны арттырып күрсәтелгән


"Голос" һәм "Наблюдатели Петербурга" хәрәкәтләре 18 мартта Русия президентын сайлауда тавыш бирергә килүчеләр һәм Путинны сайлаучылар саны арттырып күрсәтелгән ялган нәтиҗәләр барлыгын ачыклаган. Бу хакта "Новая газета" яза.

Күзәтүчеләр сигез мең сайлау бүлегендә урнаштырылган видеокамералардагы язмаларны алган. Тавыш бирергә килүчеләр проценты иң күп булган Чечня, Дагыстан, Татарстан, Карачай-Чиркәс, Кабарда-Балкар республикаларының һәрберсеннән унышар очраклы видеоязма каралган.

Волонтерлар сайлау кәгазьләрен тартмаларга салучы кешеләр санын Русия Үзәк сайлау комиссиясе хисаплары белән чагыштырган. Кайбер сайлау бүлекләрендә тавыш бирергә килгәннәр саны чынлыкта ике, өч һәм хәтта биш тапкырга кимрәк булуы ачыкланган дип яза басма.

Гомумән алганда, 50 сайлау бүлегендә мондый аерма 30 мең тавыштан артып киткән.

Русия президентын сайлау 18 мартта узды. Рәсми мәгълүматка караганда, тавыш бирергә килгәннәр 67 процент булды. Владимир Путин 77 процентка якын тавыш җыеп 2024 елга кадәр тагын президент булып сайланды. Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова әлеге сайлауны "тарихта иң ачыгы һәм чистасы" дип атады. Ләкин бәйсез күзәтүчеләр бюллетеньнәр ташлау, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне һәм хәрбиләрне сайлауга барырга мәҗбүр итү кебек күпсанлы канун бозулар булуы турында хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG