Accessibility links

"Азатлык" берлеге активистларына административ эшләр ачыла


Рәфыйк Кәримуллин ялгыз пикетта, 28 май, 2018
Рәфыйк Кәримуллин ялгыз пикетта, 28 май, 2018

Ялгыз пикетка чыккан "Азатлык" берлеге әгъзасы Рәфыйк Кәримуллин Казанның "Вишневский" полиция бүлегенә чакырылган.

Аңа татар китап кибетен яклап 28 майда үткәрелгән ялгыз пикет өчен административ эш ачканнар. Кәримуллин сүзләренчә, административ эш "Бизнес-онлайн" сайтыннан алынган скриншот нигезендә ачылган.

Рәфыйк Кәримуллин Русия Конституциясенең 51нче маддәсе, ягъни үз-үзеңә каршы шаһитлык итмәү нигезендә аңлатмалар бирүдән баш тарткан. Аның сүзләренчә, якын арада полициягә "Азатлык" берлегенең башка активистлары – Фәнил Гыйләҗев белән Батырхан Әгъзамов та чакырылачак.

Тәртип саклау оешмалары протоколда Казанда дөнья футбол беренчелеге узган вакытта чемпионатка бәйле булмаган урам җыеннарын үткәрү тыелганын язган.

Соңгы вакытта "Азатлык" татар яшьләре берлеге әгъзалары татар телен, татар хокукларын яклап ялгыз пикетлар үткәрә. Соңгысы Бауман урамындагы китап кибетен япмауны таләп итеп үткәрелде.

Казан башкарма комитеты карары нигезендә, 25 майдан 25 июньгә кадәр Казанда дөнья чемпионатына бәйле булмаган митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар 9:00-14:00 аралыгында гына үтәргә мөмкин, катнашучылар саны исә 150дән артмаска тиеш. Документта ялгыз пикетлар турында сүз юк.

XS
SM
MD
LG