Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие катнашында Ураза гаете Галиев мәчетендә узачак


Казанда Галиев мәчете
Казанда Галиев мәчете

Быел Татарстан мөселманнары Ураза гаетен 15 июньдә билгеләп үтәчәк. Җомга көненә туры килгән бәйрәм республика мәчетләрендә таң атуга Коръән уку белән башланачак. Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк.

Авыл җирлегендә бәйрәм намазы кояш чыгып 30 минут узуга укылачак, ә республика шәһәрләрендә гает намазы иртәнге сәгать 7дә кылыначак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте. Мәчетләрдә имам вәгазьләре кояш чыгу белән башланып китәчәк.

Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. Иртәнге алты сәгать 40минутта мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлаячак. Мөфти вәгазеннән соң сәгать җидедә мөселманнар гает намазын кылачак һәм алга таба хөтбә укылачак.

Ураза бәйрәменең туры трансляциясе ТНВ телеширкәте тарафыннан "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналларында күрсәтеләчәк. Көндез ул ике каналда да кабат эфирга чыгачак.

XS
SM
MD
LG