Тауарлары янганнарга шулай ук кредитларын түләү вакытын да озайтырга җыеналар дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.
"Эшмәкәрләр сәүдә урыннарын ташламалы шартларда арендага алачак. Бу шартлар турында соңрак хәбәр ителәчәк. Шулай ук сәүдәгәрләргә кредитларын түләүдә вакыт бирү өчен банклар белән сөйләшү алып барыла", диелә мэрия белдерүендә.
6 июньдә "Порт" сәүдә үзәгенең өченче корпусында Татарстанның бизнес-обмудсмены Тимур Ногманов белән очрашу да көтелә.
"Порт" сәүдә үзәгендә янгын 5 июнь иртәнге якта чыкты. Төтенләү мәйданы 3,6 дүрткел метрга, янгын мәйданы 2,8 дүрткел метрга җитте. Янгынны тулысынча көндезге дүртләргә генә сүндерә алдылар.
Корбаннар һәм яраланучылар юк, әмма күп кенә сәүдәгәрләрнең тауарлары кулланмаслык хәлгә килгән.