Америка делегациясен АКШның Филиппиндагы илчесе Сом Ким, ә Төньяк Кореяныкын - тышкы эшләр министры урынбасары Чхве Сон Хи җитәкләде дип яза Ренхап агентлыгы.
Моңа кадәр ике ил саммитка әзерлек кысаларында биш очрашу уздырды.
Узган атна АКШ президенты Дональд Трамп Ким Чен Ын белән 12 июньдә Сингапурда очрашачагы турында раслады. Шул ук вакытта АКШ президенты җыенда әлегә нинди дә булса документлар имзаларга планлаштырмавын да әйтте. Трамп сүзләренчә, аның Төньяк Кореяга карата "маскималь басым" дигән төшенчәне кулланасы килми.