Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөхәммәдия" зурайтылачак, янындагы биналар сүтеләчәк


"Мөхәммәдия" бинасы
"Мөхәммәдия" бинасы

Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен киңәйтеп Галиев мәчете белән кушу күздә тотыла. Алар арасындагы биналар сүтеләчәк. Биналарның хуҗалары белән мөфтият сөйләшүләр уздырган.

Соңгы вакытта "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе бинасын сүтеп аның урынына мөселманнар өчен үзәк төзиләр дигән хәбәрләр таралды. Мондый аноним хат Азатлыкка да килде. Социаль челтәрләрдә дә борчылып язучылар булды.

Татарстан мөфтие һәм шул ук вакытта "Мөхәммәдия" ректоры Камил Сәмигуллин мәдрәсә ябыла дигән сүзләр дөреслеккә туры килми дип белдерде.

"Әлеге имеш-мимешләр Татарстан өммәтендә фетнә чыгару һәм кешеләрне хаталандыру максатыннан чыгарылды, күрәсең", ди мөфти.

Азатлык аңлатма алырга теләп "Мөхәммәдия" проректоры Зөлфәт Габдуллинга шалтыратты. Аның сүзләренчә, мәдрәсә сүтелми, ә бары реконструкция генә булачак.

"Ул бит тарихи бина. Архитектура һәйкәле. Безгә бу бина мәдәният министрлыгы тарафыннан бушка бирелгән. Ул биналарны саклау безнең бурыч булып тора. Кул куеп алынган. Шуңа ул үз урынында калачак. Мәдрәсә янында сәүдә нокталары бар. Аларны сатып алып мәдрәсә җирлеген зурайтырга уйлыйлар. Ягъни күрше биналарны мәдрәсәгә кушу карала. Җирнең хуҗалары аны сатарга теләмиләр, чөнки сәүдәгәрләрнең мәдрәсәгә якын булганга сәүдәләре яхшы бара. Китәселәре килми. Мәдрәсәне сүтеп үзәк төзиләр дигән сүзне дә алар чыгаргандыр", ди ул.

"Мөхәммәдия" янында урнашкан ислам китапларын сатучы "Манара" нәшрияты кибете җитәкчесе Сәлим Гайнуллин бинаны моннан өч ел элек сатып алган булган. Аның сүзләренчә, "Мөхәммәдия"не зурайту өчен мөфтият, аерым алганда вакыф җитәкчесе Мансур Җәләлетдин якын-тирәдәге биналарның хуҗаларын җыеп сөйләшкән.

"Бу биналарда барлыгы дүрт хуҗа. Барыбыз белән дә сөйләштеләр. Миннән кала башкалары сатарга риза дип беләм. Аларның биналары арендага бирелгән. Берсендә "Ашханә" кафесы урнашкан, эчтәрәк тагын кибетләр бар.

"Манара" нәшрияты кибете
"Манара" нәшрияты кибете

Мин нәшриятта ислам китаплары чыгарам. Эшемне шушы "Мөхәммәдия" тирәсендә, Тукай урамында дәвам итәргә телим. Шуңа мөфтияттән төзекләндерүдән соң шунда урын бирүләрен сораган идем, алар мөмкин түгел диделәр, чөнки ул тулысынча мәдрәсәгә кулланылачак икән. Мөфтиятнең башка вакыф биналары да бар бит. Аларны да сорап караган идем. Вакыф булганга күрә шулай ук булмый диделәр. Шуннан якын тирәдә бер бина күрдем, шуны сатып алырга телим. Аның бәясен каплауны сорадым. Әгәр ул уңай хәл ителсә мин риза булыр идем. Бәя мәсьәләсендә әле ахыргача килешә алмадык. Шулай ук мөфтият якын тирәдә миңа бина табып бирсә дә канәгатьмен.

Минем бина мәйданы бик кечкенә. Бу тирәдә шундый бина сатып алырга авыррак. Хәзер бит әле бинаны сатканда 13% салым да түлисе бар", ди Гайнуллин.

Аның әйтүенчә, ул "Мөхәммәдия"не зурайту өлгесе белән таныш.

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсен Галиев мәчете белән кушып бер мәркәз кебек ясамакчы булалар. Ике арада торган безнең биналар сүтеләчәк һәм Мөхәммәдия белән тоташкан яңа бина корылачак. Шәкертләр өчен сыйныфлар булачак дип күрсәтелгән. Бик яхшы, изге гамәл. Бу мөселманнарга файдага гына булачак. Мөфтият дини оешма буларак барысын да ризалатып эшләргә тырыша. Шуңа фетнә чыгарулар зарар гына китерә. Минем дә үз шартларымны кую эшемне дәвам итәргә теләү белән бәйле", ди Сәлим Гайнуллин.

"Ашханә" кафесы белән "Манара" кибете "Мөхәммәдия" янында урнашкан
"Ашханә" кафесы белән "Манара" кибете "Мөхәммәдия" янында урнашкан

"Ашханә" кафесында эшләүче кыз әйтүенчә, бинаны сүтү турында сүзләр инде ике ел элек башланган булган. "Даими әйтеп киләләр инде", диде ул исемен әйтергә теләмичә.

Мөселман әйберләрен сатучы кибеттә эшләүчеләр Азатлыкка биналар сүтелү турында әлегә берни ишетмәүләрен әйтте. "Без бит аренадага алган бинада эшлибез", диде алар.

Белешмә: "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе 1882 елда Галимҗан Баруди тарафыннан оештырыла, әмма хакимият режимы үзгәргәннән соң 1918 елда ябылырга мәҗбүр була. Совет берлеге таркалгач, 1993 елда мәдрәсә Ленин исемендәге мәдәният йортында эшли башлый. 1998 елда элекке бина мәдрәсәгә кире кайтарыла.

XS
SM
MD
LG