Бу хакта республика башлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.
"Яңа җитәкчегә идарәнең идеологиясен үзгәртү, республика хакимиятенең нәтиҗәле эшләү моделен булдыру, "акыллы дигитал бюрократия" төзү кебек җитди бурычлар куелган. Сүз системның тулысынча яңартылуы турында бара", дигән Интерфакска республика хөкүмәтендәге чыганак.
Маврин Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп 31 майда билгеләнгән иде. Моңа кадәр ул "Арт-Уфа" дип аталган мәдәни-белем бирү үзәге җитәкчесе булды. 2015 елда республика башлыгы ярдәмчесе иде, 2012-2015 елларда республика вице-премьеры, 2010-2012 елларда республика икътисади үсеш министры урынбасары, министры булды.