Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерланд MH17 очкычы казасында Украинаны гаепсез дип тапты


MH17 очкычының калдыклары
MH17 очкычының калдыклары

Нидерланд җитәкчелеге Донбасс күгендә Малайзиянең MH17 очкычы казасы өчен Украинаны җаваплылыкка тартмаска булды. Украина казаны булдырмый калу өчен чаралар күрмәгән дип әйтергә җитәрлек дәлилләр юк диелә.

Бу хакта Нидерланда тышкы эшләр министры Стеф Блок белдерде.

Министр илнең вәкилләр пулатына язган хатында Украина казаны булдырмый калу өчен чаралар күрмәгән дип әйтергә җитәрлек дәлилләр юк дип язган. Киевның әлеге фаҗигага катышы булу-булмау турындагы сорауны парламент дебатлары вакытында Нидерланд паламентының берничә фирка депутатлары биргән иде. Сүз украин җитәкчелегенең сугыш барган Донбасс күген япмавы турында бара.

Нидерланд хөкүмәтендә бу казада Украинаның ролен аерым тикшерүдән әлегә баш тартканнар. Нидераланд тышкы эшләр министры сүзләренчә, MH17 фаҗигасын тикшерүдә Киев белән хезмәттәшлек мөһим һәм нәтиҗәләрен китерә.

Май ахырында Уртак тикшерү төркеме (JIT) "Малайзия һава юллары" ширкәтенең Боинг-777 очкычы Русия хәрби көчләренең 53нче зенит-ракета бригадасына караган "Бук" шәкелендәге ракета системыннан бәреп төшерелгән дип белдерде.

Русия Боинг казасына катышын кире кагып килә. Русия саклану министрлыгы 24 майда "Русия хәрби көчләренең бер генә ракет системы да ил чиген узмады" дип белдерү ясады. Мәскәү очкычның Украинаның "Бук" системыннан бәреп төшерелеүе турында дәлилләр бирде диләр министрлыкта.

Боинг Донбасс күгендә 2014 елның 17 июлендә бәреп төшерелде. Очкычтагы барлык 298 кеше дә һәлак булды.

XS
SM
MD
LG