Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда экстремизмда гаепләнеп тагын бер кеше тоткарланган


Тентү узган йорт
Тентү узган йорт

6 июнь Кырымның Иске Кырым шәһәрендә яшәүче Абдурахман Рустамов өендә тентү уздырган куәт төркеме аны алып киткән. "Крымская солидарность" төркеме хәбәр итүенчә, аны кая алып китүләре билгесез.

Куәт көчләре тентү уздырганда өй алдына автозак китерелгән, Стамов урамы ябылган.

Абдурахманның хатыны әйтүенчә, аның ирен экстремизмда гаеплиләр.

"Иртән абзардагы эт өрә башлагач чыктым һәм битлекле кешеләрне күрдем. Алар мине кулларымнан тотып алып өйгә керттеләр. Идәнгә яткырылган Абдурахманга беркетмә укытканнарын, моны видеога төшергәннәрен күреп калдым. Аңлавымча, аны экстремизмда гаеплиләр.

Минем ризалыгым булмаса да, телефонымны, паспортымны алып, машинага утыртып Кефегә (Феодосиягә) алып китеп сорау алдылар. Миннән сорау алган тикшерүченең сорауларыннан күренгәнчә, алар шикләнгән нәрсәләргә безнең бер катышыбыз да юк. Мин берничә сәгать өйдә булмаганда өйдән нәрсәләрдер алып киткәннәр, тикшерүчедән алган әйберләрнең исемлеген бирегез, мине нәрсәдә гаепләгәнегез хакында Абдурахманга биргән кебек беркетмә бирегез, дип таләп иттем. Ул, сез кануннарны белмисез, без аны 15 елга утыртабыз диде", дип сөйләде тоткарланган Абдурахманның хатыны.

2014 елдан башлап Кырымда тентүләр, тоткарлаулар, кешеләрнең хәбәрсез югалулары, экстремизмда гаепләүләр артты.

XS
SM
MD
LG