Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан корылтае үзсалым кануны өлгесе әзерләгән


Румил Азнабаев
Румил Азнабаев

Башкортстан корылтае беренче укылышта җирле үзидарә канунына үзгәрешләр кертүне караячак. Документ республикада үзсалым тәртибе кертүне күз уңында тота.

Корылтайның җирле үзидарә комитеты әлеге канун өлгесен хуплаган, дип яза "Коммерсантъ".

Үзсалым "конкрет җирле мәсьәләләрне чишәр өчен" җыела дип белдерелә. Авыл халкыннан акча җыю мәсьәләсен җирле референдумнарга яки халык җыеннарына чыгару тәкъдим ителә.

Комитет рәисе Румил Азнабаев сөйләвенчә, әлеге канун ярдәмендә авыл кешеләре "ил өчен вак, ләкин авыллар өчен мөһим мәсьәләләрне дәүләттән ярдәм көтми генә чишә алачак".

Татарстанда үзсалым референдумы 2013 елдан бирле уздырыла. Республика хөкүмәте үзсалым тәртибе белән җыелган һәр сумга өстәп тагын дүрт сум бүлеп бирә.

XS
SM
MD
LG