Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халык дөнья хәбәрләрен татарча укырга күнекмәгән"


"Төркия авазы"ның татар бүлеге сайты

"Төркия авазы" радиосының татар хезмәтенә 20 ел тулды. Азатлык әлеге хезмәтнең җитәкчесе Сәгыйть Хәйри белән элемтәгә кереп, радионың тарихы, бүгенгесе һәм Төркия татарларының тормышы белән кызыксынды.

Күпләр бу турыда белмәсә дә, "Төркия авазы" радиосының татар телендә тапшырулары чыгып килә. Әлеге тапшыруларны Әнкарада эшләүче дүрт кешелек редакция әзерли. Бу көннәрдә радионың татар бүлеге үзенең 20 еллыгын билгели. Азатлык бу уңайдан татар редакциясе җитәкчесе Сәгыйть Хәйри белән сөйләште.

– Сәгыйть әфәнде, беренчедән, сезне юбилей белән тәбриклибез. Ничек бәйрәм иттегез. Төркия, радио җитәкчелегеннән кемнәр котлады?

– Рәхмәт, чыннан да 1998 елның 25 май көнендә безнең беренче эфирыбыз яңгырады, бу вакыйгага нәкъ 20 ел тулды. Бу вакыйга Рамазан ае, ураза вакытына туры килгәч, ниндидер югары затлардан котлаулар әлегә булмады, тыйнак кына, үзебез генә бәйрәм иттек. Рамазан тәмамлануга, бәйрәмнән соң үткәрү мөмкнлеге булырдыр.

Сәгыйть Хәйри
Сәгыйть Хәйри

– Төркия авазының татар телендә хәбәрләр тапшыра башлавына нәрсә сәбәп булды соң? Моңа кем юл куйды, процесс ничек барды?

Татар бүлеге төрки телләр арасында беренчеләрдән ачылды

– "Төркия авазы" радиосы Төркиянең рәсми TRT дәүләт холдингы каршында эшли. Татар телендә ачылганчы, радио кайбер башка телләрдә дә тапшырулар тәкъдим итте, 1998 елның май аенда татар бүлеге дә оештырылды. Бу хөкүмәт тарафыннан бирелгән карар булды.

Шунысы кызык: татар бүлеге төрки телләр арасында беренчеләрдән ачылды, моңарчы, мөгаен, бары тик төрекләргә якын булган азәрбайҗан телендә генә эшләп килгәндер. 1998 елның октябрь-ноябрь айларында казакъ, кыргыз, үзбәк, төрекмән редакцияләре дә ачылды.

– Татар бүлеге ничек оешты? Беренче хәбәрчеләрне ничек җыйдылар?

Райнур Шакир, Алсу Камал, Сәгыйть Хәйри, Марс Тукай
Райнур Шакир, Алсу Камал, Сәгыйть Хәйри, Марс Тукай

– Мин үзем радиода беренче көннән үк эшлим, редакциядә без дүрт кеше идек. Миннән башка безнең бүлектә Алсу Камал, Райнур Шакир, Марс Тукай эшләделәр, алар бүгенге көндә дә танылган кешеләр. Төркиядә башта "татарча редакция ачыла" дигән хәбәр бирелде, аерым сынаулар үткәрелде. Без аларда катнаштык, татар теленнән, дикциядән сынаулар үттек. Аларны уңышлы узгач, тапшыруларны башлап җибәрдек.

"Төрек вә татар дөньясында" тапшыруы
please wait

No media source currently available

0:00 0:11:41 0:00
йөкләү

Дөнья тарихында татар телендә эшләгән дүрт халыкара медиа чарасы булган

Күптән түгел безгә танылган тарихчы Надир Дәүләт хат язып җибәргән иде. Дөнья тарихында татар телендә эшләгән дүрт халыкара медиа чарасы булган: "Төркия авазы", "Азатлык радиосы", ике ел эшләп алган "Америка авазы" һәм дөнья сугышы вакытында эшләп килгән Татар легионы радиосы.

– Бүгенге көндә редакция ничек эш итә? Төп темаларыгыз нинди? Нинди платформаларда эш итәсез?

– 20 ел эчендә, әлбәттә, хезмәткәрләр алмашты, һәр кешенең үз тормышы бит инде. Бүгенге көндә дә безнең редакциядә дүрт кеше эшли, алар барысы да Татарстаннан күченеп килгән, төрек кешеләренә кияүгә чыккан милләттәшләр, Арча, Кукмара, Сарман кызлары.

Татар бүлегенең хәзерге хезмәткәрләре
Татар бүлегенең хәзерге хезмәткәрләре

Технологияләр үскән саен алар белән бергә атларга туры килә. 1998 елда булган техник мөмкинлекне хәзерге вакыт белән чагыштырып булмый. 2000 елларда интернетта сайтыбыз ачылды, аның ярдәмендә татар дөньясына хәбәрләрне ирештерү мөмкинлеге артты.

Темаларга килгәндә, без, беренче чиратта дөнья хәбәрләрен бирәбез итәбез, бигрәк тә аларны Төркия күзлегеннән яктыртабыз. Төркия, төрки дөнья, татар дөньясы хәбәрләре дә күз алдыбызда.

– Төркия авазының татарча тапшыруларын кем тыңлый? Сан ягыннан аудиторияне күзаллап буламы? Тыңлаучылар, укучыларыгыз белән элемтә бармы?

– Безне тыңлаучылар Төркиядә генә түгел, Америкада, Германиядә, Швециядә, Финляндиядә тыңлаучы миләттәшләребез безгә яза, тапшыруларыбызны тыңлый. Сан ягыннан аудиториябезне әйтеп булмый, мондый тикшерүләр дә үткәрелмәгән.

Без тапшыруларыбызны бары тик Төркия татарларына гына түгел, бөтен татар дөньясына – Татарстан-Башкортстанда, Төркиядә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә әзерлибез.

"Төркия авазы" радиосы тапшыруы
please wait

No media source currently available

0:00 0:24:59 0:00

– Шул ук вакытта "Төркия авызы"ның татар редакциясен барлыгын күпләр белми. Төркиядә ничектер, әмма Татарстанда аны тыңлаучылар да күп түгелдер. Моны нәрсә белән бәйлисез?

Безне күбрәк төрки дөнья белән кызыксынучылар, журналистлар, галимнәр тыңлап бара

– Халык инде күбрәк вакытын көнкүреш белән уздыра, иртүк телевизор карый да, эшенә китә, үз казанында кайный. Безне күбрәк төрки дөнья белән кызыксынучылар, журналистлар, галимнәр, Төркия һәм төрки дөньяны өйрәнүчеләр тыңлап бара. Шуңа мин моны табигый дип бәялим. Рекламыбыз юк, шуңа гади халыкта танылу да авыр.

– Дәүләт радиосы булгач, сездә пропаганда, цензура күренешләре буламы?

– Без канунга нигезләнәбез, TRT – ул үзидарәле дәүләт радиосы. Әлбәттә, аның үз кагыйдәләре бар, мисал өчен, без күпмедер күләмдә илбашы, хөкүмәт, парламент эшчәнлеген яктыртырга тиеш.

Моннан тыш төрки дөнья, татар дөньясы белән бәйле хәбәрләр безнең инициативага кала, аларны үзебез яктыртабыз.

Тапшырулар яздыру
Тапшырулар яздыру

– Татар телендә, гадәттә, дөнья хәбәрләре күп укылмый, татар медиа чараларында да аларны яктырту күп түгел. Моны нәрсә белән бәйлисез? Татарча дөнья хәбәрләрен тапшыру мөһимме, кирәкме?

Дөнья хәбәрләрен татарча Азатлык радиосы белән Төркия авазы гына хәбәр итә

– Тагын шул ук мәсьәләгә әйләнеп кайтабыз: халык ияләшмәгән, халык татар телендә дөнья хәбәрләренең булуына күнекмәгән, урыс телендә хәбәр алырга җайлашкан. Татарстан матбугатында да дөнья хәбәрләрен язмыйлар, аларны Азатлык радиосы белән Төркия авазы гына хәбәр итә шул.

Тик бу мәсьәлә бик мөһим, өметне өзәргә ярамый. Танытырга, реклам ясарга кирәктер. Барыбер кызыксынучылар булыр, киләчәктә бу күренеш үзгәрер дип ышаныйк.

– Ә Төркия авазында иң күп укылган, тыңланган язмалар нинди темага багышлана?

– Иң күп каралган, игътибар бирелгән язмалар татар дөньясы тормышына карый, аеруча Төркиядәге татарлар тормышы укучыларыбызда зур игътибар уята. Мисал өчен, соңгылардан Татарстан президентының Төркиягә сәфәре турында язма әзерләгән идек, ул зур резонанс тудырды, Төркиядән тыш хәтта Америка һәм Финландиядән дә хатлар булды.

Гомумән, без язмаларны төрле темаларга багышлыйбыз, төрлелекне сакларга тырышабыз. Һәм бу укучыларда да чагылыш таба. Әйтик, бездә төрек теле дәресләре дә бар, аларга Төркиядә яшәүче татарлар да кызыксыну белдерәләр, күрәсең, алар бу дәресләр ярдәмендә татар телен дә өйрәнәләр.

– Төркия үз акчасына татар радиосын тота, Америка Азатлык радиосын финанслый, ә Русиядә үз халкы булган татар телендә федераль тапшырулар, редакцияләр юк. Моның сәбәбен нәрсәдә күрәсез?

– Бу дәүләтнең дөньяга, милләтләргә карашы дип уйлыйм. Димәк, бу илләр бу милләтләргә әһәмият бирә, шушы телләр аша фикерләрне, хәбәрләрне җиткерү мөһимлеген аңлый.

– Татарстан бүгенге көндә катлаулырак вакытлар кичерә, тел мәсьәләсендә проблемнар бар, беләсез. Читтән караганда, Төркиядә бу хәлләр ничек бәяләнә, нинди фикерләр яңгырый?

Төркия татарлары Татарстанда барган хәлләрне күзәтә һәм бик борчыла

– Гомумән алганда, Төркия матбугатында бу мәсьәләләр кузгатылмый, монда беренче чиратта Якын Көнчыгыш, кырымтатар проблемнары күтәрелә. Төркия дәүләте, гомумән, Кырым мәьәләсенә зур әһәмият бирә.

Төркия татарлары исә, әлбәттә, Татарстанда барган хәлләрне күзәтә һәм бик борчыла. Бөтен өмет Татарстан хакимиятенә, ул бу мәсьәләләрне хәл итә алыр дигән фикерләр бар.

– Төркиядә татар телен саклау кыенмы? Әйтик, Русиядә урыслашу күренеше булса, Төркиядә төрекләшү бар диләр. Яшьләр, балалар татарча сөйләшәме? Үзегезнең балаларыгыз татарча сөйләшә аламы?

Яшьләр күбрәк үзләре яшәгән илләр телендә сөйләшә

– Бездә дә татарлар яшәгән башка илләрдәге кебек проблемнар бар. Яшьләр күбрәк үзләре яшәгән илләр телендә сөйләшә. Ләкин соңгы елларда Татарстанда төрле җыеннар, яшьләр форумнары уза, Төркиядән катнашучылар саны елдан ел арта, татар телен өйрәнү белән кызыксына башлый һәм өйрәнә башлый.

Минем улым татарча аңлый, кирәк чакта сөйләшә. Кызым ул яктан зәгыйфьрәк, тик мин өметемне өзмим, татарча сөйләштерергә тырышам.

Сәгыйть Хәйри Казанда туып үскән, Казан университетының татар журналистикасы бүлегендә укыган. 1991 елда Төркиягә күченгән. 1998 елдан Әнкара шәһәрендә "Төркия авазы" радиосының татар редакциясен җитәкли.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG