Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "оппозиция йөрүен" оештыручы 20 тәүлек сак астында тотылып иреккә чыкты


Андрей Бояршинов
Андрей Бояршинов

Казан үзәгендә "оппозиция йөрүе" үткәргән Андрей Бояршинов 20 тәүлек сак астында тотылудан соң иреккә чыкты. “Бояршинов үзен ярыйсы хис итә”, диде аның яклаучысы Азат Габделвәлиев.

19 май көнне Вахитов районы мәхкәмәсе Андрей Бояршиновны җәмәгать чарасында оештыру һәм уздыру тәртипләрен кабат бозуда гаепле дип тапты һәм аны 20 тәүлеккә сак астында калдырды.

5 май көнне Дәрвишләр бистәсендә “Ул безгә патша түгел” чарасы кысаларында Казан башкарма комитеты белән килештерелгән митинг узды. Дәрвишләр бистәсендәге әлеге митингтан соң Казан үзәгендә оппозиция йөреше үтте. Анда катнашкан 200ләп кеше Бауман урамыннан Казан Кирмәненә таба атлады һәм КФУга чыкты. Йөреш ике сәгатьтән артык дәвам итте.

11 май "Япеев" полиция бүлеге хезмәткәре Бояршиновны урам чарасын кабат бозу, йә булмаса куелган таләпләрне үтәмәү маддәсе нигезендә административ эш ача. Полиция активист Бауман урамында "килештерелмәгән йөреш оештырды" дип белдерә. Вконтактега куйган "чакырулы комментарларын" да канун бозу буларак күрсәтә.

Бояршинов мәхкәмәдә чыгыш ясап: "Полиция беркетмәсе белән килешү авыр, чөнки чара митинглар турында канунга туры килми", дип белдерде. Активист сүзләренчә, "оппозиция йөрүе”ндә шигарләр әйтелмәгән һәм язулар да кулланылмаган.

XS
SM
MD
LG