Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда җәмәгать тыңлауларын электрон форматка күчерәләр


Казанда җәмәгать тыңлаулары
Казанда җәмәгать тыңлаулары

Казан җитәкчелеге җәмәгать тыңлауларының бер өлешен электрон форматка күчерәчәк. Бу хактагы үзгәрешләрне Казан шәһәр думасы депутатлары 6 июньдә узган сессиядә кабул иткән.

Казан шәһәре думасы карары өлгесенә ярашлы, мәсьәләләрнең кайберләре җәмәгать фикер алышуларына, кайберләре элеккечә җәмәгать тыңлауларына чыгарылачак.

Тыңлауларга Казан низамнамәсе проекты, социаль-икътисади үсеш стратегиясе кебек мәсьәләләр чыгарыла. Генплан, төзелеш мәйданнары, шәһәр җирләрен планлаштыру кебек күпкә үткенрәк, халыкта каршылык тудыручы мәсьәләләр турында электрон форматта фикер алышу гына булачак.

Тыңлауларны гадәти формада уздыру, ә фикер алышуны онлайн ясау тәкъдим ителә.

Моңа кадәр бу мәсьәләләр халык алдына җәмәгать тыңлауларына чыгарыла, кешеләр белән җитәкчелек күрешеп, сөйләшә иде.

Моннан тыш, депутатлар шәһәр төзелешенә кагылышлы проектлар турында фикер алышуда әлеге документ кайсы районга карый, шул район кешеләре генә катнаша ала дип карар иткән.

Казан шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина сүзләренчә, әлеге систем 14 июньнән эшли башлый, дип яза "Бизнес Онлайн".

6 июньдә Казанның яңа генпланы турында җәмәгать тыңлаулары тәмамланды. Алар бер атнадан артык дәвам итте. Казан тирәсендә үз йортлары белән яшәүчеләрнең күп өлеше яңа генпланга карата ризасызлык белдерде.

XS
SM
MD
LG