Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия җитәкчелеге 2014 елгы яшерен фәрман нигезендә Совет берлегендә репрессияләргә дучар булган кешеләрнең архив документларын юк итә.

Бу хакта ГУЛАГ тарихы музее җитәкчесе Роман Романовның Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Михаил Федотовка җибәрелгән хатына сылтанып "Коммерсантъ" яза.

Романов сүзләренчә, туганнарының язмышын ачыкларга теләүчеләр эчке эшләр министрлыгыннан хөкем ителүчеләрнең исәп карточкалары юк ителүе турында җавап алган.

Репрессияләнгән крестьян Федор Чазов турында мәгълүмат эзләгән тарихчы Сергей Прудовский ачыклавынча, тоткынның шәхси эше генә түгел, архив карточкасы да юк ителгән. Магадан өлкәсе эчке эшләр министрлыгында Прудовскийга 2014 елның 12 февралендә "эчке куллану өчен" ("для служебного пользования") тамгасы белән фәрман чыгуы турында хәбәр иткәннәр. ФСБ, эчке эшләр министрлыгы, баш прокуратура, тышкы күзләү хезмәте һәм башка дәүләт оешмалары имзалаган документта тоткыннарның карточкалары аларның 80 яшенә кадәр саклана диелгән. Мондый фәрманның ни сәбәпле кабул ителүе, аның ни өчен яшерен булуы турында аңлатмаганнар.

ГУЛАГ музее җитәкчесе Кеше хокуклары шурасыннан әлеге проблемны хәл итүне сорый. Аның сүзләренчә, архив материалларын саклау мөһим, чөнки "бу тарихны ялганлап күрсәтүгә каршы торуның бер чарасы булып тора".

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG