Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: Русия хөкүмәте пенсия яшен арттыру мәсьәләсен 14 июнь хәл итәчәк


Русия хөкүмәте пенсия яшен арттыру вариантын сайлаган. Әлеге реформа концепциясен 14 июньдә узачак утырышта раслаячаклар.

Үзгәрешләр расланган очракта ирләр пенсиягә 65 яшьтә, хатын-кызлар 63тә чыгачак, дип яза РБК. Әлеге параметрларны финанс министрлыгы тәкъдим иткән. Шул ук вакытта хатын-кызлар өчен йомшаграк вариант калдырылуы да ихтимал. Бу очракта алар пенсиягә 60 яшьтә чыга алачак.

Пенсиягә чыгу белән бәйле төрле ташламалар, әйтик хәрбиләр, укытучылар, табиблар, авыр климатта эшләүчеләр өчен аерым шартлар сакланыр дип фаразлана.

8 майда премьер-министр Дмитрий Медведев хөкүмәт пенсиягә чыгу яшен арттыру турында канун өлгесе әзерләячәк дип белдерде. Ул моны гамәлдәге кысаларның 1930нчы елларда кертелүе, хәзер инде халыкның гомер озынлыгы артуы, "илдә тормышның яхшы якка үзгәрүе" белән аңлатты.

"Җәмәгатьчелек фикере фонды" сораштыруларына караганда, пенсия яшен арттыру реформасын русияләрнең 9 проценты гына хуплый. Халыкның өчтән бере пенсия яшенә җитми үлеп китүеннән курка.

Әлегә Русиядә ирләр пенсиягә 60 яшьтән, хатын-кызлар 55 яштән чыга.

XS
SM
MD
LG