Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австрия хөкүмәте җиде мәчетне ябу һәм берничә дистә имамны илдән чыгару турында белдерде.

Ил җитәкчелеге әлеге карарны "сәяси ислам" һәм дини төркемнәрнең чит илләрдән финанслануына каршы көрәш белән аңлатты дип яза Kronen Zeitung​.

Премьер-министр Себастьян Курц сүзләренчә, Венадагы "Күк бүреләр" исемле милләтчел мәчет һәм алты мәчетне идарә итүче "Гарәб дини мәхәлләсе" ябылачак.

Эчке эшләр министры Һерберт Кикль белдерүеннән күренгәнчә, әлеге оешмалар 2015 елда кабул ителгән канунны боза. Ул канунга ярашлы, дини оешмалар чит дәүләтләр тарафыннан финансланмаска тиеш. Шул сәбәпле әлеге оешмаларда эшләүче 40лап имамның Австриядә яшәү рөхсәте гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Инде ике очракта илдә яшәү рөхсәте кире алынган ди министр.

Уң тарафлы Азатлык фиркасе җитәкчесе, вице-канцлер Һайнц-Кристиан Штраһе әлеге карарны "дөрес юнәлештәге мөһим һәм кирәкле адым" дип атады. "Без әле башладык кына", ди ул киләчәктә дә мондый карарлар булуына ишарәләп.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганның вәкиле Австрия хакимиятенең бу гамәлен "исламофоб, расачыл һәм дискрминация дулкынының чагылышы" дип атады.

Курц канцлер вазифасына былтыр декабрьдә килде. Аның консерватив Халык фиркасе сайлауда җиңде һәм Азатлык фиркасе белән берлектә парламентта күпчелекне тәшкил итте. Ике сәяси көч тә мөһаҗирлеккә каршы. Алар радикаль исламны бастырырга, иммиграцияне контрольдә тотуны кырыслатырга, сыену турындагы мөрәҗәгатьләре кире кагылган кешеләрне депортацияләүне тизләтергә чакыра.

Күптән түген хөкүмәт мәктәпләрнең башлангыч сыйныфларында һәм балалар бакчаларында кызларга яулык ябуны тыю нияте игълан итте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG