Ульян өлкәсендә Сембердән йөз чакрым көнчыгышка таба Сабакай дигән татар авылы бар. Авылдагы өч меңгә якын кешенең күпчелеге татар. Авылда буш йорт юк, кеше саны арта бара. Әмма татарлык кими, Сабантуйлар үткәрелми. Азатлык хәбәрчесе Сабакайга барып авыл тормышын, халыкның көнкүрешен өйрәнеп кайтты.
Авылның атамасы Сабак исеменнән алынган диләр. 300 ел элек бу җирләргә бер мулла килеп урнашып якын авыллардан килүче халыкка дин сабакларын өйрәткән була.
Элегрәк авылда татарлар гына яшәгән, ләкин соңрак урыслар, чуашлар да кушылган, һәр милләт вәкилләре аерым урамда яшәгән. Авыл бик динле булган, авыл мулласы Шәрифулла Сабиров сүзләренчә, татар урамына ялгыш урыслар асраган дуңгыз килеп керсә, аны үз урамына куып чыгарганнар, шулхәтле динле булганнар.
Бүгенге көндә авылда бер генә мәчет булса, инкыйлабка кадәр авыл өч мәчетле була. Инкыйлаб вакытында манаралар киселгәч, гыйбадәтханә биналарын мәктәп, клуб, ашлык склады, хәтта төрмә итеп тә кулланганнар. Беренче мәчет нарат агачыннан салынган, түбәсе калай белән капланган була. Совет чорында аны мәктәп, авыл клубы итеп тотканнар. Ул мәчет бүрәнәләреннән соңрак йорт салганнар, бүгенге көндә дә ул йортта яшиләр икән. Икенче мәчет урманга якынрак урнашкан була, совет чорында ул бинада тоткыннар торган, тирә-ягын койма белән уратып алып сакчы этләр белән сакланган.
Катнаш авыл булуга карамастан халыкның күпчелеген татарлар тәшкил иткән. Элек яз вакытында ташкыннар ике татар урамын бүлеп, бер урамнан икенчесенә чыгып йөрүне катлауландырган, шул сәбәпле ул урамда аерым мәчет салына һәм аерым зират та була. Бүгенге көндә ул мәчет юк, ләкин сабакайлар мәчет торган урынга манаралы коймалы һәйкәл урнаштырган. Ул җиргә авыл халкы килеп намаз укый, догалар кыла.
Бүгенге көндә эшләп килгән мәчет 1988 елда салына башлый һәм 1990 елда ачылып беренче намаз укыла. Авыл мулласы Шәрифулла хәзрәт әйтүенчә, мәчет халык ярдәме белән төзелгән: "Мәчет төзүгә ярдәм кирәклеген халыкка белгерткәч, кем күпме бирә алды: йөз суммы, мең суммы, шулай җыеп акчалата булыштылар. Фитыр, фидия сәдакаларын алдан биреп куйдылар, хәтта үлемтеккә җыйган акчаларын бирүчеләр дә булды".
Авылның беренче урыны хәзерге җирдән берничә чакрым ераграк була. Шунда Сабакайның беренче зираты да калган, шуңа күрә әрвахларны искә алганда ул зиратта җирләнгән сабакайлар рухына да дога кылалар.
"Районда күп авылларда халык саны азая бара. Халык саны күбәя барган авыллар икәү генә - Никольски һәм безнең Сабакай авылы. Ләкин Никольскига өлкән яшьтәге кешеләр кайтса, безгә киресенчә күбрәк яшьләр кайта. Авылда бер буш йорт та юк диярлек. Хәзер урманга таба караган җирдәге йортларны да бер миллионга сатып алалар", дип сөйли Сабакай кешесе Рәмил Таһиров.
Күрше авыллардан монда күченеп килүчеләр, шәһәрдән килеп бакча итеп кулланыр өчен йортлар сатып алучылар да шактый, ди ул: "Менә 30 чакрым күрше авылдан бер хатын-кыз күчте. Аның малае башта безнең балалар белән аралашырга да ятсына иде. Сөйләшергә тели, ләкин анда аралашыр өчен балалар булмагач, монда да беренче вакытта авыр булды. Ул хатын Сабакайга баласы хакына күчте. Авылда эш булмаса да, Димитровград шәһәренең якын булуы коткара (ун чакрым - ред.), бөтен халык диярлек шунда эшкә барып йөри". Сабакайда мәктәп, балалар бакчасы да бар. Тирә як авыл халкы балаларын укырга монда җибәрә. Рәмил Таһиров әйтүенчә, балалар бакчасына йөзгә якын бала йөри.
Сабакай халкы гомер буена мал асрап яшәгән, бер йортта өчәр-дүртәр сыер булган, ләкин хәзерге заманда халык малны бетерә дип сөйли авыл кешеләре. "Хәзер терлек асрауның мәшәкате бик күп, - ди Рәмил әфәнде, - күпме ашатканыңны санап чыгарсаң, файдасы күренмәс тә. Элек авылда өч көтү иде, хәзер көтүдәге мал саны елдан-ел әзәя бара. Элек 400 баш булса, бүгенге көндә 60 башка калган. Авылда фермер дип әйтерлек бер генә кеше бар, аның 16 терлеге, 6 сыеры бар. Базарда сатсаң, бәлки файдасы күренәдер әлбәттә, ләкин үзең өчен, сөт, каймак өчен генә тотсаң, файда күп түгел. Акча эшләп сөтне сатып алу күпкә кулайрак."
Гөлсинә Якупова әз булса да терлек тота, бер сыеры, ике бозавы бар. Һәр иртәсе сәгать биш тулганчы башлана, сыерын савып көтүгә озатканнан соң, бозауларын ашата, тавыкларын чыгара: "Бер банка сөтне 120 сумга сатам, кешеләр үзләре килеп алып китә. Бер банка каймакны шулай ук 120 сумга биреп җибәрәм", ди ул. Гөлсинә ханым да соңгы вакытта авыл халкының мал тотмавы турында сөйләде. Ләкин күршесендә генә торган адашы Гөлсинә ханым сыер алырга нияте барлыгы турында әйтте: "Малны бетергәнгә берничә ел, ләкин сыер булганда үз сөтең, каймагың, эремчегең һәрвакыт бар иде. Шуңа күрә, мин янә сыер алырга телим", диде ул.
Сабакайда бер мәктәп эшләп килә. Укучылар саны 170кә якын. Укыту урыс телендә. Авылда татарлар күпчелекне тәшкил итсә дә, татар телен өйрәнү авыр, ди авыл кешеләре. "Хәзер алга таба да болай барса, татар теле бөтенләй бетәчәк. Инде мәҗлесләрдә дә, җомга вәгазьләрендә дә балаларыгыз ана телле булып үссеннәр, сабый чактан ук татар телен өйрәтә башлагыз дибез”, дип борчылуын белдерде авыл мулласы Шәрифулла Сабиров.
Авылда Сабан туе үткәрелми, Рәмил Таһиров моның барысы да авыл хуҗалыгыннан тора ди: "Кайчандыр бер мәртәбә уздырдык та, шуның белән бетте. Бу эшкә кереп даими уздыра башламагач, алга таба онытыла инде ул". Сабакай татарлары Сабан туена күршедә генә урнашкан татар авылларына бара икән.