Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Русиянең милли киемнәр рекорды куелды

9 июнь Уфа милли киемнәрдә кулга-кул тотынып әйлән-бәйлән башкаруда Русия рекорды куйды.

Чарага килүчеләр Конгресс-һолл каршындагы мәйданга җыелып Зәки Вәлиди урамы буенча тантаналы йөреш уздырып, "Ватан" этнопаркына кадәр барды. Анда алар махсус капка аша кулга-кул тотынып, чылбыр булып уздылар. Аларны капка төбендә Мәскәүдән килгән "Русия рекордлар китабы"ның баш мөхәррире Станислав Коненко санап торды. Ахырда ул милли киемнәрдә Русиядә бер урынга болай күпләп халык җыелганы булмавын әйтеп, рекордны игълан итте. Аның сүзләренчә, милли киемнәрдә килгән 1192 кеше теркәлгән.

Чарада татар, керәшен, башкорт, урыс, чуаш, мари, украин, мордва, таҗик, әрмән, төрекмән, үзбәк, казакъ, алман, латыш, беларус, һинд, гарәп һәм башка бик күп милләт вәкилләре катнашты. Иң өлкән яшьтәге кеше 80 яшьлек Риф Тимербулатов булса, иң яше 2 яшьлек Рамазан Алтынбаев иде.

XS
SM
MD
LG