Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Сенцов үзенең төрмә хастаханәсенә күчерелүен белдерде


Олег Сенцов
Олег Сенцов

Русия төрмәсендә Русиядәге Украина сәяси тоткыннарын азат итү таләбе белән вакыт ягыннан чикләнмәгән ачлык игълан иткән Украина режиссеры Олег Сенцов үзенең төрмә бүлмәсеннән төрмә хастаханәсенә күчерелүе турында белдерде.

Бу турыда ул берничә көн элек хокук яклаучылар Николай һәм Татьяна Щурга хат язган.

Сенцов язуынча, аның сәламәтлеген табиблар кайгыртып, карап тора. Элегрәк Сенцовның адвокаты аның терапия ярдәменә ризалашуын белдергән иде. “Дүртенче атна очуга пилотның хәле яхшы”, дип яза Сенцов. Ул ачлыкны 14 майда башлаган иде.

Русия һәм Украина президентларының телефон сөйләшүендә Петр Порошенко Владимир Путинны Сенцовны һәм Русиядәге башка украин тоткыннарын азат итәргә чакырды.

Дөньяның төрле илләрендә Сенцовны һәм башка украин сәяси тоткыннарын азат итү таләбе белән төрле чаралар уза.

XS
SM
MD
LG