Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркельнең Русиягә футбол чемпионатына килмәслек сәбәпләре юк


Ангела Меркель
Ангела Меркель

Германия канцлеры Ангела Меркель Русиягә футбол дөнья беренчелегенә килү турындагы карарны эшендәге мәшгульлеккә карап кабул итәчәк. Чемпионатка бармау өчен принципаль сәбәпләр юк диде канцлер.

Икенче яктан, Русиягә сәфәрне сәяси сөйләшүләр белән берләштерергә мөмкин диде Меркель ARD телеканалында.

Канцлер сүзләренчә, ул Русиянең янә "G8" әгъзасы булачагын күз алдына китерә ала. Ләкин башта Мәскәү Мински килешүләрен үтәүдә тәрәккыять күрсәтергә тиеш, ди Меркель.

Русияне сөйләшүләр өстәленә чакыру турында узган җомга АКШ президенты Дональд Трамп та белдергән иде.

Меркель көн тәртибендә Европа берлегенең Русиягә карата чикләүләрне озайту мәсьәләсе торуын искә төшерде. Канцлер әлеге карар Италия хөкүмәте тарафыннан да хупланыр дип көтә. Бу темага Италия премьер-министры Джузеппе Конте белән Квебекта үткән "G7" җыенында сөйләшү булган.

Элегрәк Конте Трампның Русияне "G8"-гә кайтару турында фикерен хуплаган иде, ләкин соңрак моңа каршы булучы илләр ягына күчте.

Русияне "G8" саммитыннан 2014 елда Кырым аннексиясеннән соң чыгарганнар иде.

XS
SM
MD
LG