Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Ким Чен Ын Дональд Трампны Пхеньянга чакырган


Ким Чен Ын һәм Дональд Трамп
Ким Чен Ын һәм Дональд Трамп

Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ын АКШ президенты Дональд Трампка саммитның икенче өлешен июльдә Пхеньянда уздырырга тәкъдим иткән.

Бу хакта ике ил җитәкчеләренең 12 июньдә Сингапурда очрашуын уздыруга катнашы булган чыганакка сылтама белән "Чунан Ильбо" газеты яза.

Басма чыганагы сүзләренчә, Ким Чен Ын исеменнән язылган чакыруны 1 июньдә Төньяк Кореяның Эш фиркасе үзәк комитеты рәисе урынбасары Ким Ён Чхоль тапшырган.

Трамп белән Ын Сингапурга якшәмбе килде. Америка президенты белән дәүләт секретаре Майк Помпео һәм дәүләт иминлеге киңәшчесе Джон Болтон да килде.

"Сингапурда булуыма шатмын. Һавада күтәренке рух [тоела]", дип язды АКШ президенты Твиттерында.

АКШ һәм Төньяк Корея җитәкчеләренең очрашуы тарихи мизгел булачак диелә. Бу ике илнең җитәкчеләре моңа кадәр беркайчан да очрашмады, хәтта телефоннан да сөйләшкәннәре булмады. Сөйләшүләрнең төп темасы - Төньяк Кореяның атом-төш програмы. Вашингтон Пхеньянга мондый коралны юк итү өчен басым ясый.

Элегрәк Трамп Төньяк Корея белән мөнәсәбәтләрне яхшыртуга өметләнүен белдергән иде һәм Корея ярымутравында атом-төш коралы юк ителгән очракта Пхеньян белән тынычлык килешүе төзү дә ихтимал диде.

XS
SM
MD
LG