Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италия хөкүмәте мөһаҗирләр корабын кертүне тыйган


Aquarius корабы (архив фотосы)
Aquarius корабы (архив фотосы)

Италия хөкүмәте 629 мөһаҗир утырган Aquarius корабын илгә кертүне тыйган. Кораб һуманитар оешмага карый һәм аның бортында 15 яралы кеше, көмәнле җиде хатын, йөзләгән бала бар диелә.

"Бүгенге көннән алып Италия кешеләр белән сату-алу итүгә, канунсыз иммигарция бизнесына "юк" дип әйтә", дип язган Италия эчке эшләр министры Маттео Сальвини Facebook-та.

Aquarius SOS Mediterranee алман һуманитар оешмасына карый. Оешма мәгълүматларынча, корабта химик пешүләргә дучар булган 15 кеше, көмәнле җиде хатын-кыз, 11 бала, 123 үсмер бар. Юлчылар Либия суларында коткарылган диелә.

Италия җитәкчелеге Aquarius-ны Мальтага җибәрергә тәкъдим итте. Ләкин анда да корабны кабул итүдән баш тарттылар һәм Римны халыкара кагыйдәләрне бозуда гаепләделәр. Мальта премьер-министры Джозеф Мускат Twitter-ында язуынча, корабка ил ярына якынаерга рөхсәт бирмәячәкләр, ләкин юлчыларга медицина һәм һуманитар ярдәм күрсәтеләчәк.

Халыкара миграция оешмасы исәпләвенчә, Европага диңгез аша 170 мең мөһаҗир килгән. Аларның 120 меңнән артыгы Италиягә. 2017 елда диңгездә барлыгы өч меңнән артык качак һәлак булган.

XS
SM
MD
LG