Accessibility links

Дональд Трамп Сингапурда Ким Чен Ын белән очрашты


Кимч Чен Ын һәм Дональд Трамп
Кимч Чен Ын һәм Дональд Трамп

Сингапурда АКШ президенты Дональд Трамп һәм Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ынның тарихи очрашуы узды. Сөйләшәү вакытында уртак декларация имзаланды.

Очрашу алдыннан Дональд Трамп һәм Ким Чен Ын телекамералар алдында бер-берсенең кулын кысты.

Лидерлар сөйләшүендә тәрҗемәчеләрдән тыш башка кеше катнашмады. Гадәттә, мондый очрашуларда АКШ президентның иң якын ярдәмчесе була. Беренче очрашу 35 минут тирәсе дәвам итте. "Безнең мөнсәбәтләр бик яхшы", диде соңрак Трамп.

Ким Чен Ын Дональд Трамп белән очрашуны "тынычлыкка бер адым" дип белдерде. Ләкин журналистларның атом коралы юк ителәчәкме дигән соравын җавапсыз калдырды, дип яза "Америка авазы".

Эшлекле төшке аш вакытында лидерлар янына ике яктан да делегация әгъзалары кушылды.

СNN язуынча, очрашу ахырында АКШ һәм Төньяк Корея башлыклары бердәм декларация имзалаган. Ким Чен Ын һәм Дональд Трамп бер-берсенә рәхмәт әйткән.

"Бу тарихи очрашу булды һәм без бар нәрсәне артта калдырырга карар кылдык. Без тарихи документ имзаларга җыенабыз", дигән Трамп имзалау тантанасында.

Трамп имзаланган документны күрсәтә
Трамп имзаланган документны күрсәтә

Документның эчтәлеге турында төгәл мәгълүмат юк. СNN американ делегациясендәге чыганакка сылтанып язуынча, декларациядә сөйләшүләрдә прогресс булуын тану, ике тарафның диалогын дәвам иттерү турында язылган.

Декларацияне имзалаганнан соң Трамп Төньяк Корея лидерын Ак йортка яңа очрашуга чакырырга вәгъдә итте. "Һичшиксез, мин моны эшлим", диде ул.

Очрашудан соң узган матбугат очрашуында Трамп Көньяк Корея белән уртак хәрби күнегүләрне вакытлыча туктатачагын белдерде. Бу АКШның Пхеньянга атом коралыннан баш тарту очрагында иминлек гарантиясенең берсе булып тора. Президент киләчәктә Көньяк Кореядә АКШ хәрбиләре саны да киметеләчәк дигән өметен әйтте.

Дональд Трамп Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ын белән очрашудан соң тәэсирләрен "Америка авазы" хәбәрчесенә сөйләде.

Дональд Трамп Ким Чен Ынга өмет белән каравын белдерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:58 0:00

АКШ һәм Төньяк Корея җитәкчеләренең очрашуы тарихи вакыйга булды. Бу ике илнең җитәкчеләре моңа кадәр беркайчан да очрашмады, хәтта телефоннан да сөйләшкәннәре булмады.

XS
SM
MD
LG