Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык радиосының күренекле журналисты Наил Алан вафат


Наил Алан (1963-2018)
Наил Алан (1963-2018)

11 июньдә бар татар дөньясында танылган күренекле журналист Наил Аланның йөрәге тибүдән туктады.

Наил Алан (Наил​ Хисамиев) журналист эшен 80нче еллар азагында ук башлап җибәрә. Нәкъ аның ярдәме белән Төмәндә беренче татар радиотапшырулары чыга башлый, ул халыкка "Дусларга сукмак" програмы белән таныла. Шул елларда ул Азатлык радиосы белән дә хезмәттәшлек итә башлый: башта Төмән өлкәсендәге хәбәрчесе булып эшли, соңрак Казанга кайта һәм Азатлыкның Казандагы бюросында эшли. 2011 елдан бирле Наил Прага редакциясендә эшләде.

Ул татар милләте хокуклары, аның мәдәни үсеше, татар авылы яшәеше, себертатарлар тормышы турында темаларны кыю яктыртуы белән танылды, Азатлыкның күренекле һәм иң оста журналистларның берсе булды.

5 июньдә Наил Алан 55 яшен тутырды. Чыгышы белән Татарстанның Теләче районы Алан авылыннан. 1986 елда Казан университетының татар теле бүлеген тәмамлый һәм татар телен укытырга Төмән өлкәсендәге татар авылына җибәрелә.

Наил Алан язмаларын монда укып була.​
Наил Алан ​башкаруында "Су анасы" әкияте:

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:42 0:00
йөкләү

XS
SM
MD
LG