Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Экстремистларга" футбол чемпионаты вакытында Дагыстаннан чыгу тыела


Дагыстанда полиция элек экстремизм һәм террорчылык белән бәйле маддәләр нигезендә хөкем ителгән кешеләрдән дөнья футбол беренчелеге вакытында республикадан читкә чыкмау турында документ имзалатып җыеп йөри. Бу турыда "Новая газета” яза.

Анда язылганча, шундый имзаланган документның берсенең фотосы Дагыстанда популяр булган Telegram-каналда чыккан. Аны имзалаган кеше 10 июньнән 10 июльгә кадәр Дагыстаннан читкә чыкмаячагын белдерә.

Моннан тыш, газет язуынча, полиция хезмәткәрләре эчке эшләр министрлыгында элек яки хәзер профилактик исәптә торганнарга аңлату эшләре алып бара. Аларга дөнья футбол беренчелеге көннәрендә Дагыстаннан читкә чыкмаска “киңәш итәләр”.

Экче эшләр министрлыгының Дагыстан идарәсе матбугат вәкиле Руслан Ибрагимгаджиев имзалар җыю, аңлату эшләре алып бару турында хәбәрне кире кага. Аның сүзләренчә, полиция канун нигезендә эшләргә тиешле эшне эшли, әмма “чемпионат сәбәпле бәлки бераз активрак” эшлидер. Ул кешеләрнең хәрәкәт иреген чикләү турында бернинди дә фәрман булмавын әйтә.

"Новая газета” язуынча, кешеләрне “дини эктремист” дип профилактик исәпкә алу күренеше Дагыстанда бик киң таралган. Сәләфи агымына тартылучылар ул исемлеккә барыннан да күбрәк кертелә. Күп очракта мондый исемлеккә кертү өчен полициягә кешеләрнең тышкы кыяфәте, мисал өчен үзенчәлекле сакал йөртү яки кыскарак чалбар кию дә җитә.
Узган елның маенда Русия президенты Владимир Путин дөнья футбол беренчелеге вакытында махсус иминлек чаралары турында фәрман чыгарган иде.

XS
SM
MD
LG