Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ксения Собчак әтисе турында фильм тәкъдим итә


Анатолий Собчак
Анатолий Собчак

12 июнь көнне Русиядә Ксения Собчакның әтисе турындагы "Дело Собчака" исемле документаль фильмы прокатка чыкты.

Режиссеры Вера Кричевская булган әлеге фильм бүген Мәскәүнең "Октябрь" кинотеатрында күрсәтеләчәк, Казанда 15 июньдә тәкъдим ителәчәк.

Әлеге фильм "безнең бүгенге хәлебезне аңлата" дип саный Собчак. Аның сүзләренчә, ул әтисенең сәяси тормышына бәя бирергә тырышкан.

Фильмда Анатолий Собчакның теләктәшләре һәм оппонентлары фикерләре китерелә. 2017 елның сентябрендә фильм өчен махсус Русия президенты Владимир Путин белән әңгәмә язылды. 90нчы елларда Петербурда нәрсә булуы хакында Собчакның кызына Росгвардия башлыгы, Путинны саклау бүлегенең элекке башлыгы Виктор Золотов, премьер Дмитрий Медведев, Анатолий Чубайс, Александр Коржаков, Татьяна һәм Валентин Юмашевлар, Алексей Кудрин һәм башкалар сөйләгән.

Әмма фильмда күп кенә катлаулы мәсьәләләр, аерым алганда Русиянең булачак президентының "Петербурдагы бандитлар" белән элемтәләре, чит илгә чимал сатудагы алдашулар, портны хосусыйлаштыру, шәһәрдә чәчәк аткан наркотик сәүдәсе искә алынмастыр. "Собчак нәрсә белгән? Аның хезмәткәренең нәрсә белән шөгыльләнү нечкәлекләре аңа мәгълүм булганмы? Путин катнашкан фильмда мондый сөйләшү мөмкин түгелдер", дип яза Наталия Геворкян.

Фильмны төшерү 2017 елның маенда башланды. Ул вакытта Ксения Собчак әле президент сайлавында катнашуын хәл итмәгән иде.

XS
SM
MD
LG