Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юстиция министрлыгы: Страсбург мәхкәмәсе карары белән Русия 20 елда 200 млн евро түләгән


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе, Страсбург
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе, Страсбург

20 ел эчендә Русия Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карары белән үз ватандашларына 200 миллион евро тирәсе компенсация түләгән.

Бу хакта Русия юстиция министры урынбасары, Страсбург мәхкәмәсендә Русия вәкиле Михаил Гальперин белдерде дип яза ТАСС.

Ул Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия ватандашларына 2 миллиард евро түләү карарлары чыгару хәбәре дөрес түгел ди.

"Элегрәк бер хокук яклау оешмасы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе 20 ел эчендә Русия эшләре нигезендә ике миллиард евро компенсация түләү карарлары чыгарган дигән мәгълүмат таратты. Ләкин әлеге суммада 1,8 миллиард евро (90%) ЮКОС эше нигезендә чыгарылган, моның гади русияләргә катышы юк", ди түрә.

Ул ЮКОС эше Европа шурасының сәяси көн тәртибеннән әкренләп чыгып килә дип тә өсти.

Русия Европа кеше хокуклары конвенциясен 1998 елның 30 мартына ратификацияләде. Май ахырында "Общественный вердикт" фонды Страсбург мәхкәмәсе 20 ел эчендә Русиягә каршы эшләр нигезендә 1,95 миллиард евро күләмендә компенсация түләү карарлары чыгаруы турында тикшерү бастырды. Фонд мәгълүматына караганда, 20 елда Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән 150 мең тирәсе шикаять теркәгән, тагын 140 меңе кире кагылган. 4,5 мең гариза нигезендә ике меңнән артык карар чыгарылган.

2014 елда Страсбург мәхкәмәсе ЮКОС хиссәләрен тотучыларга ширкәт бетерелү өчен 1,866 миллиард евро түләтү карары чыгарган иде. 2017 елның гыйнварында Русия Конституция мәхкәмәсе әлеге компенсацияне түләмәү һәм Европа кеше хокуклары карарын үтәмәү мөмкинлеген кануни дип таныды.

XS
SM
MD
LG