Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ иминлек хезмәте Русиягә футбол беренчелегенә гаджетлар алып бармаска киңәш итә


АКШның күзләүгә каршы һәм иминлек дәүләт үзәге башлыгы Уильям Эванина Русиягә дөнья футбол чемпионатына баручыларга үзләре белән электрон җиһазлар алмаска киңәш итә. Аларга хакерлар яки Русия хөкүмәте керә алырга мөмкин ди Эванина.

Бу хакта Reuters хәбәр итә. Электрон җиһазлардагы мәгълүматка, бигрәк тә шәхси мәгълүматка Русия хөкүмәте яки киберҗинаятьчеләр керә ала, дигән Уильям Эванина. Аның сүзләренчә, мондый куркыныч бигрәк тә "зур ширкәтләрнең вазифадагы затларына һәм хөкүмәт түрәләренә яный". Ул аларга моңа кадәр куллануда булмаган җиһазлар алырга киңәш итә.

Reuters-ның тагын бер чыганагы хәбәр итүенчә, мондый кисәтүне Британия махсус хезмәтләре дә чыгарган.

Америка күзләү хезмәтләре моңа охшаш кисәтүләрне башка зур халыкара ярышлар, шул исәптән Көньяк Кореядә узган Кышкы Олимпия уеннары алдыннан да чыгарган иде.

XS
SM
MD
LG