Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: мәскәүләрнең 20 проценты Русиядән китәргә тели 


Һәр бишенче мәскәүле Русиядән чыгып китәргә тели. Русия төбәкләрендә әлеге күрсәткеч өч кенә процент тәкшил итә диелә Левада үзәге сораштыруында.

Сораштыру нәтиҗәләрен "Дождь" телеканалы китерә. "Левада үзәге" мәгълүматына караганда, сораштыруда катнашкан мәскәүләрнең җиде проценты ватаннарын бөтенләй ташлап китәргә тели, 11 проценты әлеге сорауга "әйе" дигән, ике проценты җавап бирергә авырсынган.

Русия төбәкләрендә яшәүчеләр арасында бу күрсәткеч өч кенә процент тәкшил итә. Социологлар билгеләвенчә, чит илдә яшәргә теләүчеләр саны Кырым аннексиясеннән соң кимегән.

Сораштыру күрсәткәнчә, русияләрнең дүрттән бер өлешендә генә чит ил паспорты бар, халыкның бары тик өчтән бер өлешенең генә бер тапкыр булса да чит илгә чыкканы булган. Мәскәүләр исә чит илдә ике тапкыр күбрәк була, аларның чит ил паспортлары бар һәм башка илдә яшәүгә күбрәк омтыла диелә.

Экспертлар чит илгә чыгып китү теләген башлыча яшьләр һәм байлар белдерә ди.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG