Татарстан президентының матбугат хезмәте планыннан күренгәнчә, Назарбаевны 15 июнь Рөстәм Миңнеханов озатып йөриячәк.
Кайбер матбугат чаралары Казакъстан президенты Казан федераль университетына барачак дип яза. Шулай ук ул Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән очрашачак диелә.
Былтыр Татарстан президенты Казакъстан башкаласы Астанада Назарбаевка "Татарстан алдындагы казанышлары өчен" ордены тапшырган иде.
Быел апрель ахырында Казанда Нурсолтан Назарбаевның “Эра Независимости” китабын тәкъдим иттеләр.