Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар иҗтимагый үзәге кабат бинасыз калырга мөмкин


ТИҮ вәкилләре матбугат очрашуында
ТИҮ вәкилләре матбугат очрашуында

Чәршәмбе Казанда узган матбугат очрашуында Татар иҗтимагый үзәгенә бинасыз калу куркынычы янавы турында билгеле булды.

Казан прокуратурасы Казан башкарма комитетына дәүләт һәм муниципаль милек турындагы канунның үтәлешен тикшерү йөкләмәсе җибәргән. Анда әйтелгәнчә, җирле үзидарә оешмалары тарафыннан Казанның Сәид Галиев урамы 3нче йортта "Татарстан" качаклар һәм ирексездән күчеп кайтучылар төбәк фондына бина бирелгән булган, ә чынлыкта анда Татар иҗтимагый үзәге үз эшчәнлеген алып бара.

Прокуратура хаты
Прокуратура хаты

Сәид Галиев урамындагы әлеге бина Казан милке булып тора. Ул 2007 елдан бирле куллану өчен качаклар фондына бирелгән. Башта 2007 елның 28 июнендә, аннары 2012 елның октябрендә, аннары 2017 елның декабрендә бинаны куллану турындагы килешүләр озайтылып килгән. Канун нигезендә бинаны кулланучы аның хуҗасы белән килешеп аны өченче тарафка да бирергә хокуклы. 2014 елны фонд белән уртак куллану өчен бинаны БТИҮга да бирү килешенгән. Әмма 2017 елны Казан хакимиятенең качаклар фонды белән бинаны куллану килешүе озайтылганнан соң, анда БТИҮне дә урнаштыру турында Казан хакимиятенә мөрәҗәгать булмаган, диелә прокуратура хатында.

"Путин белән туры элемтә булган көнне, безне бу бинадан куып чыгарачаклары билгеле булды. Прокуратура түләүсез аренда турында килешүне юкка чыгаруны таләп итеп хат юллаган. Без шунда ук моңа бәйле Путинга сорау җибәрдек, ул барып җитте. Моны канунсызлык дип кабул итәбез. Актив эшчәнлек алып барган соңгы татар иҗтимагый оешманы юкка чыгару дип бәялибез", диде Зәкиев матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, ул юрист белән сөйләшкән һәм ул бинаны куллану килешүенең вакыты чикләнмәгән булу сәбәпле, ул автоматик озайтылырга тиеш булган.

Элегрәк Татар иҗтимагый үзәге һәм “Азатлык” татар яшьләре берлеге утырган Казанның Карл Маркс урамы 41нче йортны эшмәкәр Илдус Гыймадов сатып алып, татар милли хәрәкәте бинасыз калган иде.

XS
SM
MD
LG