Бу хакта Facebook-та Кырымга Мәскәүдән куелган башлык Сергей Аксенов хәбәр итте. "Өч сәгать эчендә электр тәэминаты тергезеләчәк. Тынычлык саклауны сорыйбыз", диде Аксенов.
"Тамань" электр станциясендә хилафлыклар барлыкка килгән дип хәбәр ителде.
Акмәчеттә ут сүнү сәбәпле өйләрдә лифтлар, урамда светофорлар, электр белән эшләгән барлык җиһазлар эшләүдән туктады. Светофорларның эшләмәве юлларда аварияләргә, тыгыннарга китерде.
Крым.Реалии хәбәр итүенчә, утсыз калу турында Акмәчет, Акъяр, Бакчасарай һәм башка шәһәрләрдән дә мәгълүмат килгән.
2016 елда Русиядән Кырымга электр үткәргечнең өченче чыбыгы сузылса да, ярымутрауда ут сүнүләр дәвам итә. 2015 елда Кырымга Украинаның материк өлешеннән электр энергиясе җибәрү туктатылды. Хәзер Кырымда электр энергиясе белән тәэмин ителеш үз чыганакларыннан һәм Кубаньнән төзелгән электр үткәргече аша башкарыла.