Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кырымтатар хатыны тоткарланган


Кырымда тентүләр, архив фотосы

13 июнь Ялта янындагы Аутка (Чехово) авылында кырымтатар хатыны Элина Мамедованың өендә тентү уздырганнан соң аны Ялтаның тикшерү комитеты бүлегенә алып киткәннәр.

27 яшьлек Элинаны экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләгәннәр.

Тикшерү комитетында сорау алганнан соң аны читкә китмәү шарты белән җибәргәннәр.

6 июнь Иске Кырымда тоткарланган Рустам Абдурахмановның әнисен һәм хатынын Акмәчеткә ФСБ бүлегенә чакырганнар дип хәбәр итә "Крымская солидарность" төркеме.

2014 елдан башлап Кырымда тентүләр, тоткарлаулар, кешеләрнең хәбәрсез югалулары, экстремизмда гаепләүләр артты.

XS
SM
MD
LG