Бу хакта "Эхо Москвы" радиосының Telegram-каналында хәбәр ителде.
Навальныйны сак астына алу турындагы карар 15 майда чыгарылды. Аңа митинг оештыру тәртибен кабаттан бозу гаепләве белән 30 тәүлеккә, полиция хезмәткәренә буйсынмау өчен 15 тәүлеккә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде.
Русиядә президент Владимир Путинның 7 майда узган инаугурациясе алдыннан 5 майда дистәләрчә шәһәрдә меңнәрчә кеше "Ул безгә патша түгел" исемле протест чарасына чыкты. "ОВД-Инфо" хокук яклау сәхифәсе 1600ләп кешенең тоткарлануын хәбәр итте. Мәскәүдә 704, Петербурда 229, Чиләбедә 164 кеше тоткарланды. Якутски, Красноярски, Краснодар, Калуга һәм Новокузнецкида тоткарланучылар дистәләр белән исәпләнә.