Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты Дональд Трамп Русияне "Зур җиделек" сөйләшүләренә чакыру турында чираттагы тапкыр сүз катты. Трамп әйтүенчә, аңлашылмаучанлыкларга карамастан, Русия президенты Владимир Путин белән турыдан-туры элемтәләрне югалтмаска кирәк.

Fox News телеканалында Трамп G7 җыенында Русия турында фикер алышу бөтен вакытның дүрттән бер өлешен алды диде. Аның сүзләренчә, Кремльнең гамәлләре турында читтән торып сөйләшкәнче, очрашуга Путинны чакырырга һәм аңа Русия гаскәрләренең Сүриядәге гамәлләре, Донбасстагы сугыш һәм Кырым аннексиясе турында сораулар бирергә кирәк.

Трамп Русияне "җиделеккә" чакыру - Мәскәүгә теләктәшлек күрсәтү түгел, ди. Ул үзенең бары тик АКШ мәнфәгатьләрен күздә тотып эш итүен әйтте. Шулай да аның белдерүен Конгресстагы демократлар тәнкыйтьләп чыкты.

Трамп Русияне G7 җыенына чакыру мәсьәләсен күптән түгел Канадада узган "Зур җиделек" саммиты алдыннан күтәрде. G7 сөйләшүләрендә АКШ, Канада, Британия, Германия, Франция, Италия һәм Япония җитәкчеләре катнаша. Русия Кырымны аннексияләгәч 2014 елда "Зур сигезлек" форматыннан чыгарылды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG